Казанда Җәмигъ мәчет төзеләчәк урынга истәлек ташы куелды

20 май 2022 ел 17:07
Казанда Җәмигъ мәчет төзеләчәк урынга истәлек ташы куелды

Бүген Казанда төзеләчәк яңа Җәмигъ мәчет урынында Татарстан мөфтие җитәкчелегендә беренче җомга намазы үткәрелгәннән соң, татар халкы тормышында иң көтеп алынган вакыйгаларның берсе – Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлекле таш кую тантанасы үткәрелде. Әлеге рәсми чарага мәртәбәле кунаклар килде: Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәмнәрне әзерләү һәм уздыру буенча федераль ештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Президенты, “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чувашстан Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Карачай-Черкес Республикасы Башлыгы Рәшид Темрезов, Кабарда-Балкар Республикасы Башлыгы Казбек Коков, Мордовия Республикасы Башлыгы Артём Здунов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һ.б. Әлеге вакыйгада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән беррәттән, Россия мөфтиләре, төрле төбәк дини оешма җитәкчеләре дә читтә калмады: Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы һәм РФ Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердыев, шулай ук Воскресенский митрополиты Дионисий, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бар иде.

Тантананы сәламләү сүзләре белән Марат Хөснуллин ачып җибәрде. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 922 елда ата-бабаларыбыз дөньякүләм диннәрнең берсе – ислам динен кабул итеп, тарихи адым ясаганнар. «Бу аларның мәдәни, икътисади һәм сәяси үсешенә көчле импульс булды. Без тышкы сәяси басымның катлаулы шартларында очрашабыз. Әмма безнең гражданнарның бердәмлеге, дини язмаларда беркетелгән иҗтимагый идеаллар бүген дә җәмгыятебезне берләштерә», – дип белдерде Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, тарихта мәчет төзелеше татар халкы тормышында борылышлы мизгелләргә бай булган берничә мисал бар. "1767 елда Екатерина Икенче (татарлар аны “Әби патша” ди) Казанда таш мәчет төзергә рөхсәт биргән. Бүген ул безнең шәһәрдә иң борынгы мәчет, күренекле татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә, – дип хәбәр итте республика җитәкчесе. – 90 нчы елларда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев башлангычы белән Казан Кремлендә «Кол Шәриф» мәчете төзелеше башланды. Хәзер бу республика башкаласының иң танылган объектларының берсе. Бу һәм безнең башка мәчетләрнең халык ярдәменә төзелүе күркәм. Яңа Җәмигъ мәчете дә искәрмә булмас", – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул акча җыю белән «Игелек» хәйрия фонды шөгыльләнәчәк, дип аңлатты һәм татарларны, мөселманнарны һәм битараф булмаган кешеләрне мәчет төзелешендә актив катнашырга чакырды. Президент хәзерге вакытта Җәмигъ мәчетенең иң яхшы проектына халыкара конкурс бара, дип хәбәр итте.

Алга таба сәламләү сүзләре белән Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләр шурасы һәм РФ Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнары Координацион үзәге рәисе Исмаил хаҗи Бердыев чыгыш ясады. Алар җыелган халыкка мөрәҗәгатьләрендә Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетнең татар халкы һәм ислам дине үсешендә югары ролен билгеләп уздылар.

Аннары истәлек ташыннан җәймәне төшерү хокукы яшь буынга – Ислам динен кабул итү исемендәге 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләренә бирелде. Тарихи вакыйгада бу гамәлне үтәү мәдрәсәнең көндезге бүлегендә белем алучы Булат Гафаров, Ислам Шәфыйков, Айнур Шәихов, Идрис Яфизов исемле укучыларга насыйп булды.

Фото - ТР Президенты матбугат хезмәте

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана