Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү буенча федераль оештыру комитеты утырышы узды

21 май 2022 ел 16:03
Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү буенча федераль оештыру комитеты утырышы узды

Бүген, шәүвәл аеның 20нче көнендә (21нче майда), Шәһре Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан төп тантана – “Изге Болгар җыены” узды. Ул Болгар ислам академиясендә башланды, биредә  Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча федераль оештыру комитеты утырышы узды. Утырышны видеоэлемтә буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, федераль оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде.

Утырыш эшендә Россия Федерациясенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы махсус вәкиле Рамазан Абдулатипов, Россия Президенты администрациясенең Эчке сәясәт идарәсе башлыгы Анатолий Вылегжанин, Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары, Федераль оештыру комитетының җаваплы сәркатибе Ольга Ярилова, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы “Милли Шура”сы рәисе Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Мөфтиләрдән Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәге рәисе, Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнарының Координацион үзәге рәисе, Карачай-Черкисия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Исмаил хаҗи Бердыев һәм башка күренекле дин эшлеклеләре катнашты.

Марат Хөснуллин юбилей кысаларында башланып киткән инфраструктур проектлар турында хәбәр итте: Казанда Җәмигъ мәчет һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең яңа корпусы төзелә башлау, шулай ук Болгарда, Мәскәүдә, Кырымда башка объектлар. Моннан тыш, 30га якын фәнни форум, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, күргәзмәләр һәм конкурслар каралган. Бу чараларның күбесе әзерлек процессында.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, 11 гасыр элек Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен ирекле кабул итү уникаль Россия цивилизациясе формалашуга сизелерлек йогынты ясаган. Шуңа күрә юбилей датасын бәйрәм итү Татарстан һәм бөтен Россия өчен аерым әһәмияткә ия.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллинга бәйрәмне югары дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, мөселман дини оешмаларының актив катнашында илебезнең дини мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча мөһим эш алып барыла: китаплар басыла, форумнар һәм конференцияләр оештырыла, мөселман инфраструктурасы камилләшә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ислам дөньясы партнерлары белән актив эш алып барыла, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында да. Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләр башкаласы-2022 статусы бирелде. «Әлеге проект кысаларында безнең мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне халыкара дәрәҗәдә танытуга юнәлтелгән күп кенә чаралар билгеләнгән», – дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Россия Федерациясе Мәдәният министры урынбасары, Федераль оештыру комитетының җаваплы сәркатибе Ольга Ярилова 1100-еллыкны бәйрәм итү кысаларында үткәрелә торган эш нәтиҗәләре хакында чыгыш ясады. Юбилей чаралары турында сөйләп, башка проектлар белән бергә ул Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар турында да әйтеп узды: "Юбилейга багышланган фәнни һәм публицистик әдәбиятны бастыру буенча зур эш алып барыла – 1803 елгы тарихи “Казан басмасы”, “Россиядә ислам тарихы” исемле бүләк басмасы. Моннан тыш, 922 елда Багдад илчелегенең Идел буе Болгар дәүләтенә сәфәре турында нәфис фильм әзерләү соңгы стадиядә тора. Шулай ук июль аенда Татарстанда 14-нче мөселман яшьләре форумы узачак».

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе сүзләренә караганда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы – бөтен ил өчен әһәмиятле вакыйга һәм төбәкләрдә ислам үсеше проблемаларын хәл итү өчен яхшы мөмкинлек.

Фикер алышуда мөфтиләр дә катнашты.

Шулай ук бүген Болгар ислам академиясендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан истәлекле почта маркасына тантаналы рәвештә мөһер куйдылар.

Почта блогында Ак мәчет һәм “Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә – 1100” дигән язу сурәтләнгән. «Беренче көн» конвертында рәссам К.А.Тиллиның «Борынгы Болгар. Кече манара. 1868 ел» дип язылган литографиясе чагылдырылган.

Рәсми утырыштан соң “Ислам динен кабул итү” Истәлек билгесе каршындагы мәйданда “Изге Болгар җыены”н ачу тантанасы үткәрелде, ул Идел буе Болгар дәүләтенә ислам дине килүне һәм Әхмәд ибне Фадлан юлын чагылдырган театральләштерелгән пролог белән ачылды.

Аннары өйлә намазы үтте.

Кунакларга шулай ук концерт программасы тәкъдим ителде – җыелган халык алдында “Илаһи моң” рухи мирас әсәрләрен башкаручыларның төбәкара конкурсы лауреатлары һәм республиканың әйдәп баручы иҗат коллективлары, танылган рухи музыка башкаручылар чыгыш ясады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана