Казанда VII Республикакүләм студентлар конференциясе узачак

24 май 2022 ел 11:11
Казанда VII Республикакүләм студентлар конференциясе узачак

26 майда Россия ислам институтында “Хәзерге яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” дип исемләнгән VII Республикакүләм студентлар фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелә.

Фәнни чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты оештыра.

Конференциядә Татарстан Республикасы югары уку йортлары, колледжлары һәм мәдрәсәләре студентлары катнаша. Конференция түбәндәге секцияләрдә үтәчәк:

  • Россиядә Ислам дин гыйлеме һәм теология: үткәне һәм хәзергесе;
  • Туган тел һәм әдәбият;
  • Мультиконфессиональ киңлектә чит телләр һәм мәдәниятләр;
  • Хәзерге җәмгыятьтә медиа һәм реклама: аны өйрәнү алымнары, үсеше һәм киләчәге.

Конференция нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәкаләләрдән торган җыентык басылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана