Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

25 май 2022 ел 13:34
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, шәүвәл аеның 24нче көнендә (25нче майда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәт бинасында халыкны кабул итү көнен уздырды.

Ике сәгать дәвамында мөфти хәзрәт шәхсән дин кардәшләребез белән күрешеп аралашты. Очрашуда ул дини нәсыйхәтләр, киңәшләр бирде, кардәшләребезнең гозерләрен, үтенечләрен тыңлады. Нәзарәткә килүчеләр хәләл банк продуктлары, мәчет төзелеше, хәләл җитештерүгә кагылышлы сораулар бирде. Очрашу барышында килеп ирешкән тәкъдимнәр Нәзарәттә һәм аның карамагында эшләүче оешмаларның җаваплы вәкилләренә тапшырылды.

Мөфтинең халык белән очрашулары атна саен оештырыла. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана