Иртәгә Татарстан Милли китапханәсендә “Олуг китап” күргәзмәсе ачыла

26 май 2022 ел 12:51
Иртәгә Татарстан Милли китапханәсендә “Олуг китап” күргәзмәсе ачыла 

Иртәгә Татарстан Милли китапханәсендә  13:30 сәгатьтә “Олуг китап” күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә Идел буе Болгары тарафыннан ислам кабул итүгә 1100-еллыкка багышлана. 

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар фондыннан Коръән мүсхәфләре һәм хәзерге заман рәссамнарының эшләре тәкъдим ителә. Күргәзмәгә килүчеләр исламда «Китап» төшенчәсенең мәгънәсен, Коръән текстын тапшыру традицияләре, татар кулъязма һәм басма китап культурасының күптөрлелеге, беренче басма Коръәннең кайда басылуы, татарларның Коръәнне дөньяның төрле телләрендә бастырып чыгарудагы роле һәм тәфсирләрнең төрлелеге турында беләчәк.

Бик күп рәссамнар өчен Коръән илһам чыганагы булып торган. Күргәзмәдә яшь авторларның эшләре тәкъдим ителәчәк. Аларның хезмәтләре чынбарлыкны мөселман дөньясы рухы белән баета. 

Чара кысаларында шулай ук «Коръән басмасында заманча тенденцияләр» темасына ачык дискуссия дә узачак. Анда Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты ректоры, сәяси фәннәр докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин; Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, Амстердам университеты профессоры Әлфрид Бустанов; Финляндиянең мөселман җәмгыяте имамы, философия фәннәре докторы Рамил Беляев;  Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин; Коръәннең кулъязма мүсхәфләрен күчереп язучы, реставратор, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәре Дамир Әхмәтгалиев; Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече, Казан ислам университеты мөгаллиме Әхмәд Әбү Яхья Әл-Хәнәфи катнашыр дип көтелә. Дискуссияне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эш буенча директор урынбасары Ирек Һадиев алып барачак.

Чара Татарстан Милли китапханәсе күргәзмәләр залында узачак (Пушкин урамы, 86 йорт).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана