Мамадышның Түбән Яке авылында яңа мәчет ачылды

27 май 2022 ел 15:05
Мамадышның Түбән Яке авылында яңа мәчет ачылды

Бүген, шәүвәл аеның 26нчы көнендә (27нче майда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Мамадыш районында. Биредә район мөселманнары тормышында көтеп алынган күркәм вакыйга: Түбән Яке авылында “Мәкъсүт” мәчетенең тантаналы төстә ачылышы уза. Әлеге сөенечле вакыйганы хөрмәтләп, күпләгән кунаклар, имамнар, иганәчеләр, Балык бистәсе, Кукмара, Алабуга, Менделеевск, Актаныш районы имам-мөхтәсибләре, якын-тирә авыллардан хөрмәткә лаек шәхесләр җыелды. 

Мәчет авылның 1996 елда салынган мәчете янәшәсенә төзелде. Яңа гыйбадәтханә район башлыгы Анатолий Иванов хуплавы белән 2017 елның җәендә төзелә башлый. Мәчетне күтәрү барышы белән шушы авылда туып үскән егет, хәзер Мамадыш икмәк кабул итү пункты җитәкчесе булып эшләүче Рифат Мәкъсүт улы Мәхмүтов җитәкчелеге һәм тырышлыгы белән алып барыла. Гыйбадәт йортына авыл халкы аның әтисенең исемен бирергә карар кылды. Барлык уңайлыклары булган мәчет быелның язында сафка басты. Биредә Рамазан ае дәвамында тәравих намазлары, ифтарлар үткәрелде.

Мәчет газобетон блоклар катыштырып кирпечтән төзелде. Хатын-кызлар өчен махсус балконда намаз уку урыны, подвал өлешендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә, уку залы, мәҗлесләр уздыру өчен бүлмә, китапханә булдырылды. Мәчет 250 кеше өчен исәпләнгән. Гыйбадәт йорты янәшәсендә балалар өчен мәйданчык, шулай ук футбол, волейбол, баскетбол уйнау урыны эшләнгән. 

“Мәкъсүт” мәчете ачылышы тантанасында күпләгән кунаклар: мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Иванов, Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые Руслан хәзрәт Мортазин, Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев, авыл имамнары катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин “Мәкъсүт” мәчете төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм мәчетне төзетүче төп иганәче Рифат Мәхмүтовны, мәчетнең имамы Нәкыйп Сәгыйровны, төзүче Илдар Ганиевны Нәзарәтнең рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук район хакимияте башлыгы исеменнән дә мәчет төзелешенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Бүгенге көндә Мамадыш мөхтәсибәтендә дин кардәшләребезгә 61 мәчет хезмәт кыла. Хәзерге вакытта районның Сотово, Яшел тау, Урта Шүләнгер авылларында мәчет төзелеше алып барыла, Суелга авылына Түбән Якенең агач мәчетен күчерү ниятләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана