Гарәп массакүләм мәгълүмат чаралары Коръәннең репринт "Казан басмасы" турында хәбәрләр тарата

30 май 2022 ел 15:37
Гарәп массакүләм мәгълүмат чаралары Коръәннең репринт "Казан басмасы" турында хәбәрләр тарата

Коръәннең репринт "Казан басмасын" чыгару гарәп телле массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын җәлеп иткән. Мисал өчен, бу хакта хәбәрләр актив рәвештә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары тарата. Электрон газеталар, бөтендөньяга танылган дин галиме, Дубайның Изге Коръәнне әзерләү комиссиясе (DIHQA) башлыгы шейх Мәъмун ар-Рави сүзләренә сылтама биреп, Шардҗаның Коръәнне өйрәнү үзәгенә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин тарафыннан Изге Китапның 1803 елда “ташбасма” ысулы белән бастырылган бик сирәк  басманың күчермәсе бүләк ителде, дип хәбәр бирә. Маъмун ар-Рави Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүгә 1100-еллыкны бәйрәм чараларында мәртәбәле кунак буларак катнашкан иде.

Язмаларда шулай ук гарәп үзәгенең генераль сәркатибе Шерзада Абдула Рахман Тахерның «Казан басмасының» дөньякүләм ислам мәдәниятендә зур әһәмияткә ия булуы турында фикере китерелә: 

– "Казан басма" — литография алымы белән бастырылган иң борынгы, сирәк нөсхәләрнең берсе. Ул 1803 елда дөнья күрә һәм татар галимнәре куйган тырышлык нәтиҗәсе булып тора. “Казан басмасы” матур Казан шрифты белән аерылып тора. “Казан басмасы” Азия типографиясендә ике тапкыр нәшер ителгән: беренчесе – өлкәннәр өчен ике зур томда, икенчесе – балалар өчен кечкенә ун томда. Ә моңа кадәр ике ел алдан шул ук типография «Хәфтияк», ягъни Изге Коръәннең сайланма сүрәләрен бастырып чыгара. 

Камил хәзрәтнең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре мөселманнарына җибәргән кыйммәтле бүләге турындагы хәбәрләр «Шарджаньюс», «Альбаян», «Альхалидж», «Альвахданьюс», «ОАЭньюсапп», «Алехбария» һ.б. басмаларда чыкты. Алардагы язмалар репринт «Казан басмасы»ның фотосурәтләре белән бергә урнаштырылган.

Билгеле булганча, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм тантаналары кунакларына Коръәннең репринт "Казан басмасы" бүләк ителде. Аны тарату турындагы фикер белән Нәзарәт чыкты. «Казан басма» тарихи нөсхәсе күчермәләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан 4000 данә күләмендә бастырылды. Әлеге бүләк татар өммәтенең иң олы казанышы, мөселман мәдәниятен үстерүгә керткән иң саллы өлеге турында искә төшереп торачак.

www.albayan.aewww.alkhaleej.aealwahdanews.aewww.uaenewsapp.comarabkiosk.com басмаларында чыккан фото файдаланылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана