Болгарда мөселман яшьләренең «1100 еллык форумы» узачак

31 май 2022 ел 11:17
Болгарда мөселман яшьләренең «1100 еллык форумы» узачак

2022 елның 23-31 июлендә Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Бөтенроссия мөселман яшьләре форумы узачак. «1100-еллык форумы»нда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр чакырыла. Җыенны оештыручылар - ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү Фонды. Мөселманнарның бер атнага исәпләнгән күчмә җыены палаткалар шәһәрчегендә узачак.

Форумның төп максаты - җыенда катнашучыларга  Идел буенда һәм Россиядә ислам тарихы буенча фәнни-танып белү лекцияләре, Болгар җиренең истәлекле урыннары буйлап экскурсияләр аша Идел буе Болгары халыклары тарихы һәм мәдәнияте кыйммәтләрен җиткерү. Форумның төп бурычлары: Россиядә һәм Идел буенда Ислам тарихы турындагы белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү; яшьләрнең шәхси, иҗади, рухи-әхлакый үсеше өчен кирәкле шартлар тудыру; сәламәтлекне саклау һәм ныгыту; ата-бабаларыбыз турында яңа тарихи фактларны белү аша гомумкешелек мәдәниятен һәм рухи кыйммәтләрне үстерү; туристик, туган якны өйрәнү һәм башка эшчәнлеккә җәлеп итү.

Моннан тыш, мөселман җыены Россия өммәте файдасына социаль проектлар булдыру һәм аларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләр мәйданчыгы да булачак, ягъни яшьләрне Россия мөселман җәмәгатьчелеге тормышындагы төрле мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы социаль стартапларны оештырырга өйрәтәчәк: алар идея рәвешендә яки грант алырлык әзер проект булырга мөмкин. Социаль проект дип билгеле бер төркемнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проект санала. Аның тагын бер үзенчәлеге — социаль проектның хезмәтләреннән бушлай файдалана алу. 

Форум программасында шулай ук дини һәм тарихи юнәлештә белем эстәү, шәхси социаль проектларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итү өчен лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар һәм практикумнар, TED һәм диспутлар, квестлар, кинозал һәм китап клубы, походлар һәм экскурсияләр каралган. 

Форумга гаризалар 2022 елның 10 июленә кадәр кабул ителәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана