Лениногрск шәһәрендә VIII “Гыйлем нуры” бәйгесе үтте

31 май 2022 ел 12:55
Лениногрск шәһәрендә VIII “Гыйлем нуры” бәйгесе үтте

Шәүвәл аеның 28нче көнендә Лениногорск шәһәре “Ихлас” мәчетендә VIII “Гыйлем нуры” бәйгесе оештырылды. 2012нче елдан бирле үткәрелүче конкурс быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде. Аның төп максаты булып, имам Әбу Хәнифә мәзһәбен һәм Матуриди гакыйдәсен ныгыту, гыйлем алуга мәхәббәт тәрбияләү, мөселманнар арасында дуслыкны арттырудан һ.б. гыйбарәт булды.

Барлык җыелган уенчыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин сәламләде һәм бәйгенең әһәмиятен, гыйлем алуның дәрәҗәсен билгеләп, уңышлар теләде, хөкемдарлар белән таныштырды.

Бәйгедә дүртәр мөслимәдән торган 12 команда катнашты. Алар Әлмәт, Баулы, Азнакай, Чаллы, Казан, Кукмара, Лениногорск, Алабуга, Бөгелмә шәһәрләреннән, Ютазы, Мөслим, Сарман районнарыннан килде. Казан шәһәрен башкала мәчетләре каршындагы курсларга йөрүче мөслимәләр тәкъдим итте.

Катнашучылар ел дәвамында кичке дәресләрдә белем алучы мөслимәләрдән тупланды. 3 турдан торган бәйгедә алар ислам дине нигезләре буенча сорауларга бер минут эчендә җаваплар әзерләде. Җавап бирү хокукы әзерлекне белгертеп беренче кул күтәрүче командага бирелде. Дөрес җаваплар өчен жюри баллар язып барды, җавап дөрес булмаса, мөмкинлек икенче командага күчте. Сорауларга җаваплар бары татар телендә кабул ителде. Бәйгене үткәрүнең төп бурычларының берсе булып – милли телебезне вә гореф-гадәтләребезне торгызу, тарихыбызга кызыксыну уяту иде. Жюри вәкилләре тарафыннан урыннар билгеләнгәндә, бары бер генә команда җиңүче, ә калганнары көчле уенчылар дип билгеләнде. Оештыручылар ассызыклап үткәнчә, әлеге бәйгегә команда туплап катнашырга килү үзе үк үз районыңда гыйлемгә омтылу ягыннан башкаларга үрнәк булуны күрсәтеп тора. Нәтиҗәдә быел беренчелекне Сарман районы яулады һәм алар күчмә кубокка лаек булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана