Камил хәзрәт Белоруссия мөфтиятенең аппарат җитәкчесе белән күреште

01 июнь 2022 ел 14:56
Камил хәзрәт Белоруссия мөфтиятенең аппарат җитәкчесе белән күреште

Бүген, зөлкагъдә аеның 2нче көнендә (1нче июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә “Белоруссия мөселман дини берләшмәсе”нең аппарат җитәкчесе Максат Овезов белән очрашты. Мөхтәрәм кунак Белоруссиянең мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбу-Бәкер хәзрәт Шабановичның ихлас сәламнәрен тапшырды, бердәм һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекнең киләчәктә дә дәвамлы булуын теләде.

Камил хәзрәт Белоруссия кунагына Коръәннең репринт “Казан басмасы”н бүләк итте, әлеге басманың Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан басылып чыгуын искәртте. Шулай ук мөфти нәзарәтнең күпкырлы проектлары, мәгариф, яшьләр сәясәте, нәшрият эшчәнлеге буенча соңгы яңалыклары белән таныштырып узды. Әңгәмә киләчәктә хезмәттәшлек алып бару юллары турында сөйләшү белән төгәлләнде.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек 2019 елдан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми республика делегациясе составында Минск шәһәренә эш сәфәре белән килгәч гамәлгә ашырыла башлый. Бу сәфәр барышында Камил хәзрәт Беларусь мөфтиенә Минскида нәшер итү өчен ТР Диния нәзарәтеннән Коръән басмасының электрон чыганакларын бирде. Нәтиҗәдә Коръәннең Казан басмасы Беларусь Республикасы Президенты Аппаратының вәкиллек максатлары өчен махсус тираж белән нәшер ителде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана