Ютазы мөхтәсибәтендә балалар өчен аттракционнар белән 1100 еллык паркы эшли башлады

02 июнь 2022 ел 15:07
Ютазы мөхтәсибәтендә балалар өчен аттракционнар белән 1100 еллык паркы эшли башлады 

Ютазы мөхтәсибәтендә Кече Урыссу авылы мәчете каршында Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 еллык паркы ачылды. 

Паркны ачу тантанасында район җитәкчелеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, имамнар, кунаклар һәм авыл халкы катнашты. Балаларны район башлыгы исеменнән аның урынбасары Закуан Ильясов котлады. Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш өлеше казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Урыссудагы "Мәхмүт" мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин, Кече Урыссу авылы мәчете имамы Камил хәзрәт Абдуллин да изге теләкләрен юлладылар.

Ачылыш тантанасында мәчет каршындагы курсларга йөрүче балалар шигырьләр, мөнәҗәтләр һәм Коръәннән сүрәләр укыды. Алар бәйрәмгә килүчеләрнең күңеленә хуш килде. Парк төзелешенә тырышлык кертүчеләргә дә рәхмәт сүзләре яңгырады. 

1100-еллык» паркы ачылуга ук, биредә балалар Сабан туе узды. Мөхтәсибәттә киләчәктә әлеге паркта балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары, Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме кебек чаралар узачак дип ниятлиләр. 

20 мең кв. метрлы парк матур урында урнашкан, 10 төрле аттракцион - таганнар, батут белән җиһазландырылган, теннис уйнау мөмкинлеге бар. Парк бер елга якын вакыт эчендә уртак көч белән – район хакимияте, Ютазы мөхтәсибәте, Кече Урыссу авылы мәчете һәм җирле эшмәкәрләр тырышлыгы белән төзелгән. Элек парк урынында бушлык булган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана