Мәчкәрә авылы тарихи мәчетен төзекләндерүгә акча җыю өчен сайт булдырылды

02 июнь 2022 ел 14:44
Мәчкәрә авылы тарихи мәчетен төзекләндерүгә акча җыю өчен сайт булдырылды

Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты тарихи мәчетләрне һәм чиркәүләрне торгызуга акча җыю өчен «Сохраняем ВМЕСТЕ!» акциясен игълан итте.

Акция кысаларында беренче булып Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылының тарихи мәчетен төзекләндерү өчен акча җыю игълан ителә. 1791 елгы мәчеттә ремонт-реставрация эшләре 2022 елның мартында ТР Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты белән берлектә тантаналы рәвештә башланып китте. Хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Мәчкәрә авылының тарихи мәчете бары тик хәйрия акчаларына гына торгызыла. Иганә җыю Татарстанның Кукмара районы мөхтәсибәте тарафыннан башкарыла. Мәчетне торгызу эшенә һәркем үз өлешен кертә ала. Моның өчен Комитет 1 июньдә әлеге проектны алып бару өчен naslediert.com адресы буенча интернет-сайт ачты.

Сайтта мәчет хакында тулы мәгълүмат, объектта алып барыла торган эшләр турында фото һәм видеохисаплар, акча күчерү өчен исәп-хисап счеты реквизитлары бирелә.

Әлеге проектны тормышка ашыру 18 гасыр азагына караган татар дини архитектурасының уникаль һәйкәлен тормышка кайтарачак. Кызыл кирпечтән салынган ике катлы мәчет 1791-1793 елларда 1 нче гильдия сәүдәгәре, атаклы сәүдәгәрләр династиясенә нигез салучы Габдулла Үтәмешев акчасына төзелгән. Ул үз гомерендә Казан һәм Вятка губернияләре авылларында дистәләгән мәчет төзегән. 

Реквизитлар:
Местная Мусульманская Религиозная Организация – Мухтасибат Кукморского района Централизованной Религиозной Организации – Духовного Управления Мусульман Республики Татарстан
Наименование Банка: ПАО «АК БАРС» БАНК Дополнительный офис «Кукморский № 1»
ИНН, КПП: 1623001805/165601001
БИК: 049205805
Р/C: 40703810800240000011
К/C: 30101810000000000805
Адрес: 422110, Кукморский район, пгт.Кукмор, Мичурина д.4

Назначение платежа: «Благотворительное пожертвование на реставрацию мечети в с. Маскара»
http://www.naslediert.com/

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана