Артемий Лебедев үзенең яңалыклар чыгарылышында Нәзарәтнең “Казан басмасы” турында сөйләде

03 июнь 2022 ел 13:22
Артемий Лебедев үзенең яңалыклар чыгарылышында Нәзарәтнең “Казан басмасы” турында сөйләде

Илебезнең танылган дизайнеры һәм блогер Артемий Лебедев үзенең YouTube-каналындагы чираттагы яңалыклар чыгарылышында Коръәннең Татарстан мөфтияте тарафыннан яңартылган “Казан басмасын” һәм аның компьютер шрифтын бушлай йөкләп алу өчен гомумкулланышка тапшыруы турында хәбәр итте. Автор үзенең каналына язылучыларга “Казан басмасы”ның тарихы турында сөйләде һәм шул ук исемдәге компьютер шрифтының дизайнерлык эшенә махсус бәясен дә бирде:

– (Басма Коръәннең – ред.) татар версиясе классик булып санала. Һәм менә хәзер шрифтның цифрлаштырылган версиясен эшләгәннәр. Аларны сайтка урнаштырганнар, хәзер теләгән һәр кеше аны йөкләп алырга һәм матур шрифтта укый ала. Революциягә кадәрге “матурлыкка” охшаш итеп эшләгәннәр. Бу хезмәтләр Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган.

Чыгарылышның 22:21 минутыннан башланган видеода блогер шулай ук мондый фикер дә белдерә:

-              Шунысы кызык, без никадәр параллель киңлекләрдә яшибез икән һәм кириллица һәм латиница белән эшләүче дизайнерлар гарәп шрифтлары һәм Коръән бастыруның татар традицияләре турында берни дә белми икән.

Исегезгә төшерәбез, яңартылган “Казан басма”сының электрон нөсхәсен һәм компьютер шрифтын түләүсез рәвештә Нәзарәт сайтында уң як өлештәге махсус банерга басып йөкләп алырга мөмкин.

Яңартылган “Казан басма” – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Татарстан мөфтиятенең иң төп проектларының берсе, ул Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләре торгызылуын ачык дәлилли. “Казан басма” – 1803 елда “Ар-Расм Әл-Усмани” стандартына туры китереп Казанда басылган, бар мөселман дөньясында дини җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган беренче басма Коръән. Аңа кадәр Коръән Ауропада һәм Петербургта басылып чыккан була. Әмма, «Казан басма»дан аермалы буларак, алар, Коръәннең асыл текстыннан тайпылышлар булу аркасында, фәнни кыйммәткә ия булмый. Башка ислам илләрендә Коръән бары 100 елдан соң гына күпләп басыла башлый. “Казан басма” үзенчәлекле шрифтка ия булу сәбәпле дөньякүләм танылу ала. Безнең чорда ул төрле елларда күп тапкырлар репринт сыйфатында басыла. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 елында Нәзарәт белгечләре “Казан басма”сының тарихи типографик эзеннән (оттискысыннан) шул ук исемдәге компьютер шрифты ясады, аннары Коръән текстын “Казан басма” компьютер шрифты ярдәмендә яңадан җыйды һәм, революциягә кадәрге күренекле татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиевның искәрмәләрен исәпкә алып, заманча халыкара стандартларга туры китереп әзерләде. Шулай итеп, яңартылган “Казан басмасы” инкыйлабка кадәрге оригинал шрифтларның чын тарихи йөзен саклап калды һәм югары сыйфатлы итеп бастырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана