Әлмәттә беренче тапкыр алкалы хоккей буенча республика турниры узды

06 июнь 2022 ел 09:40
Әлмәттә беренче тапкыр алкалы хоккей буенча республика турниры узды

Узган ял көннәрендә Әлмәт районының Габдрахман авылының боз сараенда мөселманнар арасында алкалы хоккей буенча республика турниры узды. Чараны Әлмәт районы мөхтәсибәте оештырды. Ярышларда Арча, Әлмәт, Казан, Кукмара, Яр Чаллы һәм Түбән Камадан 100дән артык һәвәскәр спортчы катнашты. Чараның төп максаты хоккей буенча көчле команданы ачыклау, танышу, туганлык элемтәләрен ныгыту, мөселман спортчылар арасында тәҗрибә уртаклашу иде.

Әлмәт мөхтәсибәтенең оештыру бүлеге җитәкчесе Марсэль Рәхимов, турнирны ачып җибәреп һәм ярышларда катнашучыларны сәламләп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ “Көчле мөэмин Аллаһ каршында көчсез мөэмингә караганда күпкә сөеклерәк” дигән хәдисен искә төшерде. Ул шулай ук ул турнирны оештыруда һәм үткәрүдәге ярдәмнәре өчен Әлмәт районы муниципалитетына, Габдрахман авыл җирлегенә һәм яңа боз сараен төзеткән спонсор Шәфәгать Тәхауетдиновка рәхмәт белдерде

Турнир хоккей уенының гамәлдәге кагыйдәләре буенча узды. Хоккейчылар тиз йөрешле уен, һөҗүм итә һәм саклана белүләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә, Яр Чаллы командасы җиңүче булды, икенче урында - Түбән Кама командасы, өченчедә - Кукмара командасы. Турнир җиңүчеләре һәм призерлары призлар белән бүләкләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана