Мөселман волонтерлары Тирән күлне чистартырга ярдәм итте

06 июнь 2022 ел 10:26
Мөселман волонтерлары Тирән күлне чистартырга ярдәм итте

Узган ял көннәрендә, Халыкара күлләрне чистарту көнендә, Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе Казан янындагы Тирән күлдә экологик өмә оештырды. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте активистлары да катнашты. Акция барышында яшь мөселманнар күл ярларыннан чүп-чар җыйды һәм төбәк клубларына су төбен чистартырга булышты.

Акциядә барлыгы 350 дән артык кеше катнашты. Алар 7 кубометрдан артык чүп җыйды. Өмәдә катнашучылар - 62000 квадрат метр мәйданда коры җирне, ә дайверлар 7000 квадрат метр мәйданда су төбен чистартты.

Өмәдә катнашучыларны ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Эколог көне белән котлады, активлыклары һәм әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде. Министр билгеләп үткәнчә, татарстанлылар барлык табигать саклау чараларына һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә һәм өмәләрдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана