Нәзарәт, Татарстан митрополиясе һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәттәшлек турында Генераль килешү имзалады

06 июнь 2022 ел 14:22
Нәзарәт, Татарстан митрополиясе һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәттәшлек турында Генераль килешү имзалады

Бүген, зөлкәгъда аеның 7 нче көнендә (6 июнь), Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында Генераль килешү имзаланды. Документка ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, шулай ук епархиаль архиерей, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий кул куйды. 

Килешү дини оешмаларның социаль-психологик ярдәм күрсәтү буенча мөмкинлекләрен исәпкә алып, дин һәм сәламәтлек саклау арасында үзара бәйләнешләрнең тарихи рухи традицияләрен торгызу максатыннан төзелде. 

Яклар медицина һәм социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләрне үстерү; халыкның белемен арттыру; социаль ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышлык итү; өйдә һәм стационарда авыруларны карау; шәфкать туташларын әзерләүдә катнашу; хәйриячелек һәм шәфкатьлелек өлкәсендә хезмәттәшлек итү; Епархия һәм Нәзарәтнең тернәкләндерү үзәкләре базасында исерткеч эчемлекләр һәм наркотикларга бәйлелеге булган кешеләргә ярдәм күрсәтү кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек итәчәк. 

Җитәкчеләр килешү шартларын гамәлгә ашыру вариантлары турында фикер алышты, уртак инициативалар буенча үз тәкъдимнәрен әйтте, хәзерге вакытта агымдагы хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Килешүгә кул куйганнан соң, министр Марат Наил улы Садыйков кунакларны кыскача гына Татарстан сәламәтлек саклау казанышлары, планнар белән таныштырды, шулай ук министрлык бинасы буенча экскурсия үткәрде. Җитәкчеләр бөек татар шагыйре Габдулла Тукай гомеренең соңгы көннәрен үткәргән истәлекле бүлмәгә аерым игътибар бирде. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасы тарихи санала. Анда үз вакытында Г.А. Клячкин клиникасы урнашкан һәм Г. Тукай чахоткадан дәваланган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана