Ульяновск өлкәсе Диния нәзарәте тоткыннарга «Хозур» нәшрияты китапларын тапшырды

07 июнь 2022 ел 10:01
Ульяновск өлкәсе Диния нәзарәте тоткыннарга «Хозур» нәшрияты китапларын тапшырды

Ульяновск өлкәсенең төбәк Диния нәзарәте Димитровград шәһәренең 3 нче һәм 10 нчы төзәтү колонияләрендә җәза үтүче мөселманнарга «Хозур» нәшрият йорты бастырган дини әдәбият тапшырды. Бу хакта дини оешма үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

“Аллаһы Тәгалә рәхмәте, Ульяновск өлкәсе мөселманнары тырышлыгы белән, Ульяновск өлкәсе төбәк Диния нәзарәте һәм Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Ульяновск өлкәсе буенча идарәсенең килешеп эшләве аркасында, акча җыелды һәм (ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йортыннан) традицион дини әдәбият сатып алынды. Бу әдәбият төзәтү учреждениеләре белән эшчәнлек өчен җаваплы имам-хатыйблар тарафыннан Димитровград шәһәренең 3 нче һәм 10 нчы төзәтү колонияләрендә җәза үтүче мөселманнарга тапшырылды. 520 данәдәге әдәбият төрле эчтәлектәге китаплардан (Изге Коръән, гакыйдә, әхлак, хәдис, фикһ һ.б.) торган комплектларга тупланды”, - диелә хәбәрдә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана