Нәзарәт делегациясе Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасында катнашты

10 июнь 2022 ел 13:20
Нәзарәт делегациясе Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасында катнашты

Бүген, зөлкагдә аеның 11 нче көнендә (10 июньдә), Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Сөембикәгә һәйкәл ачу тантанасы булды. Һәйкәл РФ мөселманнары Диния нәзарәте башлангычы белән куелды һәм Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча мәдәни һәм фәнни чаралар, шулай ук Касыйм шәһәренә нигез салынуның 870 еллыгын һәм Касыйм ханлыгына нигез салынуның 570 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ачылды. Әлеге чаралар Касыйм шәһәре хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы, Рязань өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Рязань мөхтәсибәте) һ. б. ярдәмендә оештырылды.

Һәйкәлне ачу тантанасына илнең төрле почмакларыннан килгән татар дин әһелләре, җәмәгать, сәясәт, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, журналистлар һәм шәһәр халкы килде. Истәлекле чарада мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты, шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин булды.

Әлеге чара Камил хәзрәт Сәмигуллинның Коръән аятьләрен укуы белән башланып китте. Аннан соң тантанага җыелганнарны РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Андрей Красов, Рязань өлкәсе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Рослякова, ТР Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һ.б. сәламләде. Өлкә һәм шәһәр җитәкчелеге, үз чиратында, һәйкәл туристларны һәм шәһәрлеләрне үзенә җәлеп итүче яңа бер нокта булыр дигән өметләрен белдерде.

Моннан тыш, ачылышның рәсми өлешендә һәйкәлне куюга, татар мәдәниятен саклауга, татар халкы тарихын өйрәнүгә, җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга өлеш кертүчеләргә рәхмәтләр белдерелде һәм бүләкләр тапшырылды.

Рәсми чыгышлардан соң мәртәбәле кунаклар шәһәр халкы һәм җәмәгатьчелек күзе алдында һәйкәлдән тантаналы рәвештә япманы салдылар. Һәйкәл татар халкының иминлеге һәм дәүләттә тынычлык хакына үзен корбан иткән көчле рухлы татар мөселман хатыны-ханбикәсен гәүдәләндерә. 

Сын XVI гасырда яшәгән һәм Казан ханлыгы белән кечкенә улы исеменнән идарә иткән Казан ханбикәсе Сөембикә хөрмәтенә ачылды. Монумент Ока елгасы ярында Хан мәчете каршында, Шаһгали хан мавзолееннан ерак түгел, Сөембикә исеме белән аталган шәһәр скверында урнаштырылган. Ханбикә Касыймда гомеренең соңгы елларын Шаһгали ханның хатыны буларак үткәрә.

Һәйкәл 5 метр биеклектә: 2 метрлы гранит постаменттан һәм 3 метрлы бронза скульптурадан гыйбарәт. Скульптураны Әлфия Рәхмәтуллина, Вениамин Сидоренко, Андрей Губкодан торган иҗат төркеме ясаган.

Тантаналы чара концерт, күмәкләшеп фотосурәткә төшү һәм аралашу белән дәвам итте.

Намаз вакыты җитү белән, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган чараларда катнашучы кунаклары борынгы Хан мәчетендә җомга намазын укыды. Аларга вәгазь белән РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин мөрәҗәгать итте. Ул вәгазен үзенең остазы, күренекле татар дин эшлеклесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинны искә алудан башлады һәм аның хөрмәтенә Казанда «Әхмәдзәки» мәчете ачылуын сөйләде. Равил хәзрәт Камил хәзрәткә һәм мәчетне төзегән барлык дин кардәшләребезгә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Хан мәчетендә һәм Касыйм хан мавзолеенда реставрация эшләре башлану турында игълан итте. Гомумән алганда, мөфти вәгазе авыр сынауларга карамастан, гомер азагына кадәр иманына һәм халкына тугрылыклы булып калган Сөембикә-ханбикә тарихына һәм аның фаҗигале язмышына багышланган иде.

Кичә, Касыйм шәһәрендә һәйкәл ачылу алдыннан, мөфтиләр Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Равил хәзрәт Гайнетдин очрашты. Анда шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов катнашты. Очрашуда катнашучылар Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана