Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

14 июнь 2022 ел 12:25
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, зөлкагъдә аеның 15нче көнендә (14нче июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кол Шәриф” мәчетендә чираттагы халык кабул итү көнен уздырды.

Ике сәгатьтән артык вакыт дәвамында мөфти белән шәхсән очрашуга төрле яшьтәге, төрле һөнәр кешеләре килде. Алар арасында язучы-журналист, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре, гап-гади мәхәллә кешеләре бар иде. Очрашуда катнашучылар Камил хәзрәткә шәхси үтенеч-гозерләрен ирештерде, мөселман инфраструктурасы үсеше, төрле проект оештыру, шул исәптән каллиграфия күргәзмәләре буенча сөйләшү узды. Һәрбер сорау һәм тәкъдимнәр җентекләп өйрәнү өчен Нәзарәт һәм аның карамагында эшләүче оешмаларның җаваплы вәкилләренә тапшырылды.

Мөфтинең халык белән очрашулары атна саен оештырыла. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана