Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков финанслар буенча магистр булды

16 июнь 2022 ел 12:46
Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков финанслар буенча магистр булды

Бүген, зөлкагъдә аеның 17нче көнендә (16нчы июньдә), КФУның Икътисад, идарә һәм финанслар институтында магистрлык эшләрен яклау булып узды. 2022 елда финанслар буенча магистратураны иң уңышлы тәмамлаучыларның берсе – Казан казые, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Голамәләр шурасы әгъзасы, “Әхмәдзәки” мәчете имам-хатыйбы Булат хәзрәт Мөбарәков. Ул “Финанс инструментларын ислам икътисады таләпләре кысаларында куллану мөмкинлекләре” темасы буенча икътисад фәннәре докторы, профессор Игорь Анатольевич Кох җитәкчелегендә фәнни эш яклады. Шул рәвешле, ТР МДН Голамәләр шурасы, Казыйлар шурасы һәм Нәзарәтнең шәригать бүлеге гыйльми составы ислам финанслары буенча ныгыды.

Үзенең фәнни-тикшеренү эшендә Булат хәзрәт берничә инвестицион оешма мисалында ислам финанс инструментларын хәзерге Россия икътисадына яраклаштыру һәм куллану мөмкинлекләрен өйрәнде һәм аларның киләчәген күзаллады. Моннан тыш, ул ислам хокукы нигезендә традицион финанс инструментларына акча кертеп инвестицияләү мәсьәләләрен дә карады. Башка сүз белән әйткәндә, ул, бер яктан, шәригать буенча эшләнгән финанс продуктларны Россия җирлегендә файдалану мөмкинлекләрен өйрәнгән, икенче яктан, илебездә хәзерге вакытта киң кулланылышта булган финанс инструментларның кайсылары мөселманнарга файдаланырга яраклы булуын күрсәткән. Хәзрәт илебездә ислам финансларын куллануның актуальлеген билгеләп үтә:

– Экспертларның бәяләве буенча, 2024 елда ук ислам банкларының һәм башка финанс институтларының Ислам спецификасы булган активлары 3 трлн. долларга, ә алар белән идарә итү активлары – 6,5 трлн. долларга кадәр артырга мөмкин. Ауропа Берлеге һәм АКШ керткән финанс санкцияләре Япония, Ауропа илләре һәм АКШ инвесторларының активлыгын сизелерлек киметте, бу, үз чиратында, ислам бизнесы нормаларына туры китереп, РФ икътисадында финанс инструментларын куллану мөмкинлеген эзләүгә этәрә.

Булат хәзрәт шулай ук беренче тапкыр, традицион һәм ислам банкингы арасындагы хезмәттәшлекне исәпкә алып, милли икътисадның финанс секторы схемаларын эшләде. Шулай ук ислам финанслау инструментларының үзенчәлекләрен ачыклады һәм аларның гамәлдәге Россия законнарына туры килү-килмәвен билгеләде.

Магистрлык эшен яклар алдыннан, Булат хәзрәтнең «Ислам финанслары күзлегеннән криптовалюта системасы: Биткоин транзакциясенә яңа караш» дигән фәнни мәкаләсе басылып чыкты. Якын киләчәктә хәзрәт мөселманнар өчен криптовалюталар буенча аңлатмалар алып барырга планлаштыра. Хәзерге вакытта ул халыкка шәригать, шул исәптән финанс мәсьәләләре буенча ТР Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» call-үзәгенең 8800 222 76 67 телефоны һәм шәхси t.me/bulatmubarakoff Telegram-каналы аша консультацияләр бирә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана