Мөфтияттә Татарстан мәчетләрен ут белән бизәү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр

17 июнь 2022 ел 11:37
Мөфтияттә Татарстан мәчетләрен ут белән бизәү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр

Бүген, зөлкагъдә аеның 18нче көнендә (17нче июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Уразаев һәм “КУЗ” ҖЧҖ генераль директоры Ринат Исламов белән очрашу үткәрде. Кунаклар мөфтигә Татарстан мәчетләрен бизәү, ямьләндерү, тышкы яктырту корылмалары белән җиһазландыру буенча башкарылган тәҗрибәләрен күрсәтте. Аерым алганда, “Нурлы Ислам” инициатив төркеме тарафыннан биш мәчет яктыртылды: болар – Лаеш районы Олы Кабан авылы “Һава” мәчете, Әтнә районы Күңгәр авылы, Мөслим районының Яңа Карамалы һәм Иске Карамалы авыллары, Сарман районы Иске Әлмәт авылы мәчетләре. Чиратта – Теләче районы Балыклы авылы мәчете. Проектның максаты: авылда урнашкан мәчетләрне гади ысуллар белән заманча форматта яктырту. Ул быел узган KazanSummit-та тәкъдим ителгән һәм Татарстан Президенты тарафыннан хупланган.

Ринат Исламов киләчәктә мәчетләрне бизәү, яктырту буенча планнар белән таныштырды, әлеге эшчәнлекнең социаль характерга ия булуы, мәхәллә халкы, иганәчеләр белән бергәлектә алып барылуын билгеләп үтте.

Камил хәзрәт үз чиратында эшмәкәргә тәкъдимнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм уңышлар теләде.

Мәчетләрне тышкы яктан ут белән бизәү буенча инициатив группа җитәкчесе, “КУЗ” ҖЧҖ генераль директоры Ринат Исламовка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Электрон почта адресы: kuzsystem@kuzsystem.ru. Ул 2019 елдан эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана