Нәзарәттә Казанда Корбан бәйрәмен оештыру буенча киңәшмә узды

17 июнь 2022 ел 11:46
Нәзарәттә Казанда Корбан бәйрәмен оештыру буенча киңәшмә узды

Дин кардәшләребез өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел ул 9нчы июльгә туры килә. Мөселманнар Бөек Раббыбызның изге әмерен үтәп, Аңа рәхмәтле булу һәм тугрылыкларын күрсәтү өчен корбан чалу йоласын башкарачак. Шул уңайдан, бүген зөлкагъдә аеның 18нче көнендә (17нче июньдә), Нәзарәтнең киңәшмәләр залында Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җитәкчелегендә якынлашып килүче Корбан бәйрәмен оештыру һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә Казан шәһәре мөхтәсибләре һәм имамнары, ТР Президенты администрациясе, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм бәйрәм вакытында тәртипне тәэмин итү һәм биологик калдыкларны урнаштыру белән шөгыльләнүче вәкилләр катнашты.

Көн тәртибендә республикабызга корбанлыкларны кертү кагыйдәләренә, корбан чалучыларның эшен оештыру, корбан чалу эшләре башкарыла торган җиһазларны һәм мәйданчыкларны дөрес эксплуатацияләү, бәйрәм вакытында тәртипне тәэмин итү һәм биологик калдыкларны тапшыру өчен җаваплы хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибенә кагылышлы мәсьәләләр торды.

Киңәшмәне Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ачып җибәрде һәм ул Рамазан ае тәмамланганнан соң корбан чалуны оештыру буенча әзерлек эшләре башланды, дип билгеләп үтте. Баш мөхтәсиб имамнарны әлеге эш барышына куелган барлык күрсәтмәләрне һәм таләпләрне үтәргә чакырды. 

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров Казанда корбан чалуны оештыру өчен махсус җиһазландырылган мәйданчыклар һәм корбанлыклар саны турында хәбәр итте. Корбан бәйрәменең мөселманнар өчен зур бәйрәм булуын исәпкә алып, Илнур Габтелнасыйр улы Корбан бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрергә чакырды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов киңәшмәдә катнашучыларны йогышлы авырулар таралу буенча имин булмаган җирлекләрдән хайваннарны алып керүдән сак булырга кирәклекне кисәтте; малларны алып кайту Баш ветеринария идарәсе белән килештерелергә тиеш. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, хайваннарның йогышлы авырулары буенча катлаулы хәлләрне исәпкә алып, Татарстан халкын да корбанлыкларны республикабыздан сатып алырга чакыра. 

Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин закон актлары таләпләрен үтәргә чакырды һәм катнашучыларны мәҗбүри тәртиптә гамәлгә ашырылырга тиешле эшләр исемлеге белән таныштырды. Бу – махсус контейнерларга биокалдыклар җыю, тиреләрне тоз белән эшкәртү, канны һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю.

Татарстанда биологик калдыкларны эшкәртү белән «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә төзелгән бердәнбер “САРИЯ Био-Индастрис Волга” заводы шөгыльләнә. Бүген “САРИЯ Био-Индастрис Волга” ҖЧҖ проекты җитәкчесе Антон Шишкин биокалдыкларга куела торган таләпләр турында сөйләде. Ә тиреләрне җыю һәм тоз белән эшкәртү буенча «Антика» ҖЧҖ вәкиле Махач Анатов чыгыш ясады.

Шәһәр Башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы урынбасары Илгиз Сарманов хәбәр иткәнчә, Корбан бәйрәме Казанда һәм Татарстанда «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында» ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 19нчы мартыннан кабул ителгән 208нче номерлы карарны үтәп узарга тиеш. Башкарма комитет вәкиле биокалдыкларны сую һәм утильләштерүгә куйган таләпләр инструкция рәвешендә мәчет вәкилләренә таратылды, алар аттестацияләнгән мәйданчыкларны оештырырга планлаштыра. Әлеге мәйданчыкларның әзерлеген махсус комиссия бәяләячәк, аларны якын арада тикшереп чыгачак.

ТР Президенты Администрациясе департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсенең Дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире Ленар Сәлахов мөхтәсибләрне Корбан бәйрәмен оештыруга һәм үткәрүгә җаваплы карарга чакырды. Ул Корбан гаете халыкта бәйрәм кәефе калдырырга тиеш, дип белдерде. Ул шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитетына бу юнәлештә эшне җайга салу өчен рәхмәтен белдерде һәм Татарстан мөфтиятенә корбан чалуга куелган таләпләрне республиканың барлык мөхтәсибәтләренә җиткерүне сорап мөрәҗәгать итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана