Мөфти “Ак чәчәкләр – Ел табибы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

17 июнь 2022 ел 16:32
Мөфти “Ак чәчәкләр – Ел табибы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

Бүген, зөлкагъдә аеның 18нче көнендә (17нче июньдә), “Kazan Expo” халыкара күргәзмәләр үзәгендә “Ак чәчәкләр – Ел табибы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән беррәттән, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, хөкүмәт вәкилләре, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

«Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика премиясе медицина хезмәткәре һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүгә, җәмгыятьтә аның әһәмиятен үстерүгә, һөнәри эшчәнлекне камилләштерүгә юнәлдерелгән. Быел конкурс 14нче тапкыр үткәрелде. Җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан мөфтияте сәламәтлек саклау оешмалары белән тыгыз элемтәдә тора. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының барлык Үзәк район хастаханәләрендә намаз уку бүлмәләре эшли. Моннан тыш, намаз уку өчен 2 бүлмә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (Чаллы) бар. Казанда зур медицина учреждениеләрендә шулай ук намаз бүлмәләре ачылган, болар – МКДЦ, РКБ, Республика клиник онкология диспансеры, 7-нче поликлиника. Балалар республика клиник хастаханәсендә 3 намаз уку бүлмәсе эшли, соңгысы – ДРКБның Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургиясе үзәгендә 3нче июнь көнне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында ачылды. Ул, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен истә тотып, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан әзерләнеп кулланылышка тапшырылды.

Татарстанның дәвалану учреждениеләрендә намаз уку бүлмәләре Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре белән хезмәттәшлектә оештырыла.

2022 елның июнь башында Нәзарәт, Татарстан митрополиясе һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәттәшлек турында Генераль килешү имзалады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана