Бүген РИИда ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы башланды

22 июнь 2022 ел 09:06
Бүген РИИда ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы башланды

Бүген  Россия ислам институтында мөселман уку йортлары студентлары арасында ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы башланды. Быел олимпиада Идел буе Болгарстаны тарафыннан ислам динен кабул итүгә багышланган чаралар кысаларында уза. 

Олимпиадада Татарстан, Башкортостан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Мордовия, Карачай-Черкесия, Чувашия Республикалары, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән 30 дан артык мөселман уку йорт студентлары катнашачак.

Шәкертләрнең белем дәрәҗәсен олимпиадада катнашучы уку йортлары мөгаллимнәрдән – шәригать фәннәре өлкәсендәге галимнәр, фән докторлары, югары уку йортлары һәм мәдрәсә җитәкчеләреннән торган жюри бәяли.

Олимпиаданың максаты - ислам фәннәрен һәм гарәп телен өйрәнүче сәләтле студентларны ачыклау. Олимпиада барлык номинацияләр буенча тест рәвешендәге язма биремнәр нигезендә уза. Моннан тыш, гарәп теле бәйгесендә катнашучылар телдән сөйләм күнекмәләрен, ә ислам дисциплиналары буенча көч сынашучылар Коръәнне дөрес һәм матур итеп укый белүләрен күрсәтергә тиеш булачак.

Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
1. Ислам хокукы;
        2. Гарәп теле;
        3. Ислам нигезләре;
        4. Ислам хокукы (мәдрәсәләр).

Бөтенроссия олимпиадасын ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 июньдә 10:00-11:00 сәгатьтә  Казан шәһәре, Газ урамы, 19 йорт адресы буенча Россия ислам институты актлар залында уза.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана