Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

21 июнь 2022 ел 13:21
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, зөлкагъдә аеның 22нче көнендә (21нче июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кол Шәриф” мәчетендә чираттагы халык кабул итү көнен уздырды.

Ике сәгатьтән артык вакыт дәвамында мөфти белән шәхсән очрашуга төрле яшьтәге, төрле һөнәр кешеләре килде. Алар арасында дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, гап-гади мәхәллә кешеләре бар иде. Очрашуда катнашучылар Камил хәзрәткә шәхси үтенеч-гозерләрен ирештерде, дини сорауларын бирде. Язылып килүчеләр арасында мөселман уку йортларына укырга керү тәртипләре, Лаеш районы Яңа Сокуры бистәсендә яңа мәчет төзү мәсьәләләре, “Хозур-ТВ” мөселман телеканалы эшчәнлеге буенча кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр булды. Шулай ук дин кардәшләребез мөфти хәзрәтнең чираттагы дәресләренең үткәрелү урыны һәм вакыты белән кызыксынды. Һәрбер сорау һәм тәкъдимнәр җентекләп өйрәнү өчен Нәзарәт һәм аның карамагында эшләүче оешмаларның җаваплы вәкилләренә тапшырылды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана