Лаеш имам-мөхтәсибе Рәүһәт хәзрәт Гатауллинның вафаты сәбәпле Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша

23 июнь 2022 ел 11:22
Лаеш имам-мөхтәсибе Рәүһәт хәзрәт Гатауллинның вафаты сәбәпле Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша

Татарстан Диния Нәзарәте олы югалту кичерә: безнең арадан мөхтәрәм дин әһеле, Лаеш районының хөрмәтле имам-мөхтәсибе Рәүһәт хәзрәт Гатауллин китеп барган. Аның бөтен тормышы Аллаһ юлында була. Республикабызда динебезнең асыл кыйммәтләрен таратуга ул гомеренең күп елларын багышлаган: башта Мамадышта 12 ел мөхтәсиб булып хезмәт иткән, аннан 22 ел буе Лаешта ислам үсеше өчен тырышлыклар куя.

Хөрмәтле җәмәгать! Рәүһәт хәзрәт Яралтучыбызның рәхмәтләренә һәм ризалыгына ирешсен, Раббыз аның игелекле хезмәтләрен кабул әйләсен, дип чын күңелдән теләп калам һәм барыгызны да хәзрәтнең рухына дога кылырга чакырам. Аллаһы Тәгалә хәзрәтне рәхим-шәфкатеннән ташламасын, урынын оҗмахтан итсен иде, дип сорыйк. Амин.

Диния Нәзарәте һәм шәхсән үземнән чын күңелдән мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән аларга зур югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорыйбыз.

إنا لله وإنا إليه راجعون

“Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз”.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана