Татарстан мөселманнары Лаеш районы имам-мөхтәсибе белән хушлашты

23 июнь 2022 ел 16:00
Татарстан мөселманнары Лаеш районы имам-мөхтәсибе белән хушлашты

Бүген, Зөлкагъдә аеның 24нче көнендә, билгеле дин эшлеклесе, Лаеш районының хөрмәтле имам-мөхтәсибе Рәүһәт хәзрәт Гатауллин белән хушлаштылар. Җеназа намазы бүген өйләдән соң Лаеш районы Усад авылының “Ихлас” мәчетендә узды. Мәрхүм белән хушлашырга республика имам-мөхтәсибләре, Лаеш районы имамнары, район җитәкчелеге, дуслары һәм якыннары килде. Җеназа намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. 

- Рәүһәт хәзрәтнең бөтен тормышы Аллаһ юлында була. Республикабызда динебезнең асыл кыйммәтләрен таратуга ул гомеренең күп елларын багышлаган: башта Мамадышта 12 ел мөхтәсиб булып хезмәт иткән, аннан 22 ел буе Лаешта ислам үсеше өчен тырышлыклар куя – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклашып. Мөфти дин кардәшләребезне Рәүһәт хәзрәткә Раббыбызның рәхмәтләренә һәм ризалыгына ирешергә язсын, Аллаһы Тәгалә аның игелекле хезмәтләрен кабул әйләсен, дип аның рухына дога кылырга чакырды.

Рәүһәт Гатауллин туган авылы – Теләче районының Олы Кибәхуҗа авылы зиратында җирләнде. Аңа 74 яшь иде. Хезмәт эшчәнлеген ул колхозда электрик булып хезмәт итүдән башлый. Аннан армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Казан шәһәренең Мәрҗани мәчетендә машина йөртүче булып эшләвен дәвам итә. 1988 елдан 2000 елга кадәр Мамадыш районы имам-мөхтәсибе булып эшли, 2000 елдан Лаеш мөхтәсибәтен җитәкли. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм коллективы Рәүһәт хәзрәт Гатауллинның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм Аллаһы Тәгаләдән аларга зур югалтуны күтәрергә ярдәм, сабырлык һәм ныклык бирүен сорый. 
إنا لله وإنا إليه راجعون

“Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз”, - диелә кайгынамәдә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана