Танылган дизайнер Артемий Лебедев Нәзарәттә булып татар-мөселман мәдәнияте белән танышты

24 июнь 2022 ел 17:56
Танылган дизайнер Артемий Лебедев Нәзарәттә булып татар-мөселман мәдәнияте белән танышты

Бүген, зөлкагъдә аеның 25нче көнендә (24нче июньдә), Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган дизайнер һәм блогер Артемий Лебедев белән очрашты. Кунакны мөфтиятнең күптәнге дусты, “Туган авылым” милли-туристик комплексы җитәкчесе Радик Абдрахманов озата килде. 

Артемий Лебедев бүген мөфти белән беренче тапкыр шәхсән күреште һәм Нәзарәтнең эшчәнлеге, республика мөселманнарының тормышы, татар-мөселман мәдәнияте белән якыннан танышты. Камил хәзрәт аңа мөфтият системасы, Татарстанның мөселман дини оешмалары, күпкырлы социаль, мәгариф, нәшрият өлкәләрендәге хезмәтләре, хәзерге заман мөселман медиапроектлары һәм татар халкының рухи мирасы һ.б. турында сөйләде. Мисал өчен, Артемий Лебедев “Казан басмасы” тарихы хакында ишетте, аның тарихи басмасын һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы кысаларында Нәзарәт әзерләгән репринт басмасын күрде. Аларны мөфти очрашу истәлеге итеп Мәскәү кунагына бүләк итте. 

Камил хәзрәт Лебедевка 1803 елда бастырылган “Казан басмасы” мөселман дөньясында беренче басма Коръән булуын һәм аның тарихта беренче тапкыр "Әр-Расм Әл-Госмани" стандартына туры килүен билгеләп үтте. Әңгәмә барышында Нәзарәтнең соңгы казанышларының берсен – яңартылган “Казан басмасы” һәм аның компьютер шрифты хакында да сөйләштеләр. Болар турында блогер күптән түгел үзенең шәхси каналында да кызыксынып хәбәр иткән иде. 

Моннан тыш, Артемий Лебедев якындагы киләчәктә Нәзарәт тарафыннан киң җәмәгатьчелеккә 1100-еллык кысаларында иң көтеп алынган проектларның берсе – “Ибн Фадлан” документаль-нәфис фильмы тәкъдим ителәчәген белде һәм Россия мөселман китаплары базарында бестселлер булып саналган “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасы белән дә танышты.  

Аннары мөфти белән кунаклар “Хозур” нәшрият йортында булдылар. Биредә аларны мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин каршылады. Камил хәзрәт тарафыннан дизайнерның игътибарына Коръән белеме, мәгариф, нәшрият, дини мирас һәм дәгъвәт өлкәсендә Нәзарәтнең виртуаль мөселман инфраструктурасын үстерүче соңгы һәм иң мөһим IT-казанышлары күрсәтелде. Мисал өчен, ул онлайн-мәдрәсә һәм татар телен өйрәнү өчен “Без-татарлар” интернет-платформасы, мобиль кушымталар кебек проектлар һәм “Хозур ТВ” мөселман телеканалының, “Азан” радиосының студияләрен күрде һ.б. Сөйләшүнең аерым темасы булып мөселман орнаментларының үзенчәлекләре һәм символлары булды. 

Артемий Лебедев Казандагы сәфәренең аеруча истә кала торган мизгелләре «Кол Шәриф» мәчетендә булды. Мәчет манарасына менеп, аның күз алдына күркәм манзара ачылды – Казанның Җәмигъ мәчете төзелеше урыны һәм православ чиркәүләр. Ул шулай тарихи биналар - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе һәм Галиев мәчетен дә барып күрде. 

Татар милли ашлары һәм музыкаль мирасы белән Артемий Лебедев “Туган авылым” комплексында танышты. Ә иртәгә ул билбау көрәше буенча дөнья чемпионатын күрер өчен Саба районының Миңгәр авылына барачак. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана