Казанның төзелә торган “Рауза” мәчетенә айлар куелды

25 июнь 2022 ел 12:25
Казанның төзелә торган “Рауза” мәчетенә айлар куелды

Бүген, зөлкагъдә аеның 26нчы көнендә (25нче июньдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә төзелеп килүче “Рауза” мәчетенә ай куелу тантанасында катнашты. Истәлекле вакыйгада шулай ук Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, “Рауза” мәчетенең имамы Илнур хәзрәт Вафин, төрле дәрәҗәге җитәкчеләр, шәһәр хакимияте вәкилләре, төзүчеләр, мәхәллә халкы бар иде. Очрашуда катнашучылар башкарылган төзелеш эшләре барышы белән танышты, гыйбадәт йортының әзерлеген, үзенчәлекләрен карады. Мәчет Казан шәһәре Совет районы мөселманнары өчен күптән көтеп алынган бүләк булачак. Җитәкчеләр мәчетнең әзерлегенә һәм төзелеш, бизәү эшләренә югары бәясен бирде. Мәчеткә өч ай куелды: ике манарага һәм гөмбәзгә.

Камил хәзрәт мәчетнең проектын ясаучыларга, төзелешкә үзләреннән өлеш керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннары тәкбирләр әйтеп манарага ай күтәрелде, дога кылынды. Дин әһелләре Раббыбыздан әлеге саваплы эшләрне башкаручыларга мул әҗер-савап бирүен, булачак мәчетнең озак еллар халкыбызга хезмәт итүен, Аллаһы Тәгаләнең һәр иганәчегә, ярдәм күрсәтүчегә иксез-чиксез рәхмәтләре ирешүен сорадылар.

Яңа гыйбадәт йорты Сеченов урамы, 21нче йорт адресы буенча урнашкан. Казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын “Рауза” мәчете үзенең матурлыгы, заманча архитектурасы, уңайлыгы белән җәлеп итә. Ул ике катлы, подвалы бар. Беренче кат – ир-атлар өчен фарыз залы 230 квадрат метрны тәшкил итә, ул 300 кеше өчен исәпләнгән. Биредә шулай ук барлык уңайлыклары булган зур тәһарәтханә эшләячәк. Икенче катта – хатын-кызлар өчен 75 кешегә исәпләнгән намаз уку урыны, дәресләр алып бару өчен уку сыйныфлары көтелә. Ә подвалда ифтар мәҗлесләре үткәрү өчен ашханә булачак.

Әлеге мәчет ачылганнан соң Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә эшләүче мәчетләр саны 24кә җитәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана