КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләренә иҗазәтләр тапшырылды

28 июнь 2022 ел 16:55
КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләренә иҗазәтләр тапшырылды

Зөлкагъдә аеның 28нче көнендә (27нче июньдә), Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Коръән укуның шигъри формада язылган “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” уку кагыйдәләре җыелмасын белүләре буенча һәм “Төхвәтел әтфаль” тәҗвид хезмәтен белүләре буенча иҗазәтләр (сертификатлар) тапшыру тантанасы булып узды. 2020-2022 еллар дәвамында укыган шәкертләргә ислам фәннәре докторы, Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшид хәзрәт Фәизов “Төхвәтел әтфаль” буенча 28 иҗазәт һәм “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” китабы буенча 10 иҗазәт тапшырды. Шәкертләрне тәбрикләү чарасында шулай ук Нәзарәтнең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Гаяз хәзрәт Әхмәтшин, КИУ проректоры, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты.

Таныклыкта иҗазәткә ия булучыларның әлеге китапларны яттан белүләре раслана. Шулай ук документта гыйлем алуның, ислам фәннәрен таратуның һәм гыйлемне чылбыр буенча – остаздан укучыга тапшыра килү мөһимлеге әйтелгән. Иҗазәттә остаз һәм аның укучысының исеме, Пәйгамбәр саллаһу галәйһи вәссәлләмнән башлап чылбырны дәвам итүчеләр күрсәтелә. Мөселман дөньясында иҗазәтле дин әһелләре дин гыйлемен саклаучысы дип һәм башкаларга тапшырырга хаклы булып санала. 

Рәсми чыгышлардан соң шәкертләр “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” хезмәтен тулысынча хор белән сәнгатьле итеп яттан укыдылар. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана