2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак?

01 июль 2022 ел 09:13
2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак?

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның  10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 9 июльгә туры килә.

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 32 000 сум күләмендә билгеләнде. Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Шул рәвешле, мөселман кешесенең артык 32 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала.

Шулай ук казыйлар һәм голамәләр тарафыннан Татарстан шәһәрләре һәм авылларында бәйрәм намазын үткәрү вакыты билгеләнде. Республикабызның барлык мәчетләрендә Корбан гаете намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. Башкалабыз мәчетләрендә Корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

  • 02.30 – иртәнге намаз;
  • 02.35-03.10 – Коръән укылу;
  • 03.10-03.40 – гает вәгазе укылу;
  • 03.41 – гает намазын уку;
  • 03.45 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Казанның Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазен һәм мәчеткә килгән мөселманнарның җәмәгать белән укыган гает намазын туры эфирда “ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» һәм “Хозур ТВ” телеканалларында, шулай ук ТР МДН-ның dumrt.ru сайтында һәм «Хозур ТВ»-ның YouTube-каналында күзәтеп булачак.  

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:

  • беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 9 нчы июльдә);
  • һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12 нче көннәрендә, ягъни 10 һәм 11 нче июльдә).

Казанда 2022 елда 17 махсус мәйданчыкта корбан чалыначак. Башка шәһәр һәм районнарда 22 урын каралган. Барлыгы – 39 урын.

Оешма / мәчет

Адрес, телефон

«Казан Нуры»

Фатыйх Әмирхан ур., 3

8-912-743-02-79

«Салихҗан»

Бестужев ур., 66а

8-939-393-29-26

«Әл-Мәрҗани»

Каюм Насыйри ур., 17

8-927-249-16-31

«Гадел»

Оренбург проезды, 193

8-927-457-77-77

«Ризван»

Хөсәен Мәүлетов ур., 48а

8-903-388-61-86

«Апанай»

Каюм Насыйри ур., 27

8-937-522-01-89

«Тынычлык»

Мелитопольская ур., 15 (Тынычлык)

8-917-243-71-78

8-999-162-51-63

Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс

Бертуган Петряевлар урамы

250-50-24, 8-937-615-23-27, 8-917-397-35-89

«Рамазан»

Окольная урамы, 25б

8-927-249-47-52

«Мәүлид»

Селянская урамы, 23 (Залесный)

8-960-048-84-48

«Коддус»

Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)

8-939-505-07-00

«Иман Нуры»

Дорожная урамы, 32а (Нагорный)

8-909-313-89-89

«Билал»

Иркен урамы, 29 (Вознесенское)

8-937-280-84-35

«Фатиха»

Рихард Зорге урамы, 4а, (Кадыш)

8-927-245-66-72

«Рәҗәп»

Энгельс урамы, 20/39

8-987-418-88-70

«Бистә Нуры Габделгалләм»

 Пионер урамы, 5 (Әки)

 8-927-405-29-91

    17.

«Әхмәдзәки»

Осиновский тыкрыгы, 16а

(Залесный)

8-987-296-66-68

Татарстан районнары һәм шәһәрләрендә корбан чалу урыннары

Оешма / мәчет

Адрес, телефон

    1.

"Өмет"

Баулы ш., Татарстан ур., 1а 

8-927-045-36-46

   2.

Җәмигъ мәчет

Алабуга ш., Тынычлык проспекты, 2

8- 917-903-62-69

  3.

“Элекке ит комбинаты”

Яр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинатының мал кабул итү урыны янында (“Мясокомбинат” тукталышы)

8-999-162-21-58

  4.

Үзәк мәчет

Түбән Кама ш., Химиклар ур., 59

8-939-733-08-88

  5.

Арча мөхтәсибәте урыны

Арча районы, Иске Айван авылы, Мәктәп ур.,1а

8-927 441-81-77

  6.

СПСПК "Тулпар" (КФХ Закирова Р.З.)

Балтач районы, Балтач бистәсе, И.Сәлахов ур., 6 йорт, тел. 8-843-68-2-53-58

  7.

Балтач районы Көек авылы янындагы яңа ферма

 8-9173-92-48-16

  8.

Үзәк мәчет

Азнакай ш., Мәрҗани ур., 41

8-919-633-44-33

 9.

Үзәк мәчет

Биектау ав., Полковая ур., 10 й.

8-927-437-64-64

 10.

Чалу урыны

Зәй ш., Привокзальная ур, 5 й.

8-967-468-01-83

 11.

Вакытлыча чалу урыны

Лениногорск ш., Набережная ур., 1Б

8-917-242-81-74

 12.

Җәмигъ мәчет

Яшел Үзән ш., Гоголь ур., 19 й.

8-917-898-56-91

 13.

 “Наилә” мәчете мәхәлләсе 

Питрәч районы, Иске Шигали ав., Үзәк ур., 5 й.

8-951-899-79-38

 14.

Питрәч авылы мәчете мәхәлләсе 

Питрәч районы, Питрәч ав., Казанская ур., 4 й.

8- 902-715-42-52

 15.

Гильдеево авылы мәчете мәхәлләсе 

Питрәч районы, Гильдеево ав., Казанская ур., 50 нче бина

8-952-038-33-22

 16.

Көек авылының “Көек” мәчете мәхәлләсе 

Питрәч районы, Көек ав., Овражная ур.,101 й.

8-939-372-49-77

 17.

       “Экстрим мәйданчык”

Әлмәт ш., Бигаш  ур.

8-917 244-67-86

 18.

''Тәзкирә'' мәчете

Әлмәт ш., Обьездная ур., 37

8-917 888-18-00

 19.

Корбан чала торган урын

Актаныш районы, Актаныш ав.,

Дорожная ур., 42 ("СУГАЗ" оешмасы артында)

8-937-283-46-80

 20.

Ислам үзәге

Чистай ш., Нариманов ур., 74 й.

8-927-402-17-66

 21.

“Әнәс” мәчете

Чистай ш.,  Мичурин ур., 10 й.

8-927-402-17-66

 22.

“Юлчы” мәчете

Лаеш районы, Сокуры ав., Покровская ур., 1

8-987-068-53-32

Корбан бәйрәме көннәрендә Татарстанда түбәндәге социаль чаралар узачак:

- мохтаҗларга корбан итен тапшыру – Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, ятимнәргә, караучысыз калган ялгыз кешеләргә корбан ите тарату көтелә. Узган елда 2542 мохтаҗ гаилә корбан ите белән тәэмин ителгән иде.

- шәһәрләрдә иҗтимагый урыннарда һәм мәчетләр яннарында гаилә һәм балалар өчен бәйрәмнәр. Программада төрле бәйгеләр, викториналар, эстафеталар, уеннар һәм спорт чаралары, шулай ук сәүдә нокталары һәм чәй эчү урыннары каралган. Мәсәлән, 10 июльдә Казанның М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында “Корбан Фест” зур гаилә бәйрәме узачак.

- “Без синең белән!” дип исемләнгән  хәйрия акциясе кысаларында ике авыру балага дәвалану курслары узу өчен акча җыю игълан ителә. Беренче бала – 12 яшьлек Артур Саврандеев. Малайда ДЦП һәм спастик тетрапарез. Тернәкләнү курсының бәясе 60 000 сум. Артурга берничә юл белән ярдәм итәргә мөмкин:

  1. 2202 2023 1170 3866 Саклык банкы картасына акча күчерү (Ильнар Равилевич Р.).
  2. 7715 номерына (50 сум) ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр җибәрергә кирәк, шулай ук үзең җибәрергә теләгән сумманы язарга була, мисал өчен ЗАКЯТ 300
  3. www.zakyatrt.com сайты аша.

Икенче бала – Ислам Курмашев. Аңа 8 яшь. Малайда Үзәк нерв системасының  перинаталь патологиясе, тумыштан сул якка аксаклык, ЗПРР... Чираттагы тернәкләнү курсы 60 000 сумны тәшкил итә. Исламга берничә юл белән ярдәм итәргә мөмкин:

      1. 5469 9801 5775 7903 Саклык банкы картасына акча күчерү (Ильнур Махмутович А).
      2. 7715 номерына (50 сум) ЗАКЯТ сүзе белән SMS-хәбәр җибәрергә кирәк, шулай ук үзең җибәрергә теләгән сумманы язарга була, мисал өчен ЗАКЯТ 300
      3. www.zakyatrt.com сайты аша.

- Корбан бәйрәме хөрмәтенә хәйрия ашы уздыру. Әлеге башлангыч кысаларында «Зәкят» хәйрия фонды инвалидлар, авыр хәлгә юлыккан кешеләр, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, ятимнәр, караучысыз калган ялгыз кешеләр өчен хәйрия ашы уздыра.

- Гарәфә көнендә хәйрия ифтары уздыру. Әлеге башлангыч кысаларында «Зәкят» хәйрия фонды “Гаилә” мәчетендә Гарәфә көнендә ураза тотучылар өчен хәйрия ифтары уздыра.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана