Татарстан хаҗиларына 10 табиб хезмәт күрсәтә

06 июль 2022 ел 15:52
Татарстан хаҗиларына 10 табиб хезмәт күрсәтә

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә сәфәр кылучы Татарстан хаҗиларын гадәттәгечә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар озатып йөри, медицина белгечләре әлеге җирлеккә хас кискен климатик шартларда, хаҗиларга гамәлләрне үтәгәндә физик яктан авырлыклар килгәндә дин кардәшләребезнең саулыгын кайгырту һәм тиешле ярдәм күрсәтү өчен җаваплы.  

10 врач арасында – невролог, инфекционист, хирург, отоларинголог, гинеколог, травматолог, кардиолог, реаниматолог, терапевт, ашыгыч ярдәм табибы бар. Моннан тыш, алар арасында – 2 медицина фәннәре кандидаты һәм 1 доцент, калганнары – беренче һәм югары категорияле табиблар. Татарстанлылар өчен “ДУМ РТ Хаҗ” медицина хезмәтен оештыру эшләрен Хисамов Рамил Гаязетдин улы башкара – ул ТР Юстиция министрлыгында теркәлгән Хаҗилар-медицина хезмәткәрләре Ассоциациясе президенты.

Медицина ярдәме Мәккәдә Татарстан хаҗилары яши торган 3 кунакханәдә тәүлек әйләнәсе күрсәтелә. Медиклар кирәкле барлык медикаментлар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән, даруларның гомуми авырлыгы якынча 100 кг. Табибларда глюкометрлар, тонометрлар, пульсоксиметрлар, термометрлар һ.б. кирәкле медицина җиһазлары бар. Һава температурасы 46 градуска якын булу сәбәпле, табибларның игътибар үзәгенә аеруча хроник авырулары булган һәм һава торышына бәйлелек кичергән хаҗилар алына. Хаҗилар климат үзгәрешен җиңел кичерә һәм җирле һава шартларына җайлаша. Табиблар аларга салкын су эчмәскә, кондиционерлардан чамадан тыш күп файдаланмаска, ихрамнан тыш вакытта җылы оекбашлар яки аяк киеме кияргә киңәш итә.

Хаҗиларның табибларга иң күп мөрәҗәгать итү вакыты Гарәфәттә, Мина һәм Мөздәлифә үзәнлекләрендә чакта булыр дип көтелә. Врачлар барлык җиһазларны һәм даруларны үзләре белән алачак.

Төркем җитәкчеләре шулай ук хаҗиларның иминлеген кайгырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана