Россия Президентының Корбан бәйрәме белән котлавы

09 июль 2022 ел 09:08
Россия Президентының Корбан бәйрәме белән котлавы

Россия мөселманнарын мөһим мөселман бәйрәмнәреннән - Корбан гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Корбан гаете исламдагы борынгы, изге урыннарга хаҗ кылуның тәмамлануын белдерә. Ул тирән әхлакый, рухи мәгънәгә ия, кешеләрне берләштерүгә, мәхәббәт, игелек һәм шәфкатьлелек кыйммәтләрен саклауга хезмәт итә.

Россия мөселманнарының ил тормышында актив катнашуы, киң колачлы хәйрия, белем бирү, мәгърифәтчелек башлангычларын тормышка ашыруга, үсеп килүче буынны ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне хөрмәт итүгә нигезләнеп тәрбияләүгә зур игътибар бирүе куандыра. Һәм, әлбәттә, аның эшчәнлеге җәмгыятьтә милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу өчен бик мөһим.

Сезгә сәламәтлек, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим.

Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана