Корбан бәйрәме – 2022: “Зәкят” фонды хәйрия чарасы оештырды

11 июль 2022 ел 16:22
Корбан бәйрәме – 2022: “Зәкят” фонды хәйрия чарасы оештырды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 12нче көнендә (11нче июльдә), Нәзарәтнең “Зәкят” фонды Корбан бәйрәменә багышланган хәйрия чарасы үткәрде. Уңайлы кафега авыр тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләр һәм үзенчәлекле балалар тәрбияләүчеләр – барлыгы 20 кеше җыелды.

Әлеге чара “Корбан” темасына вәгазь белән башланды, аннары викторина һәм төшке аш узды, балалар шулай ук уен бүлмәсендә шөгыльләнделәр.

Корбан ашы бик күңелле һәм истә калырлык итеп үтте. Ул күпләгән хис-кичерешләргә бай булды.

Хәйрия чарасыннан соң корбан итләре таратылды.

Аллаһы Тәгалә изге гамәл-ниятләрне кабул кылса иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана