Ветеран, “Ярдәм” мәчетенең хөрмәтле мәхәллә әгъзасы Гали Гарифуллинның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашу

15 июль 2022 ел 15:30
Ветеран, “Ярдәм” мәчетенең хөрмәтле мәхәллә әгъзасы Гали Гарифуллинның вафаты сәбәпле кайгы уртаклашу

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм коллективы ветеран, Казан шәһәре “Ярдәм” мәчетенең хөрмәтле мәхәллә әгъзасы Гарифуллин Гали Гарифулла улының вафат булуы сәбәпле, аның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Гали Гарифуллин – Бөек Ватан сугышы ветераны, “Элекон” заводының элеккеге мастеры. Смоленск, Сталинград шәһәрләре янында һәм Курск дугасында сугышкан, Украинаны азат итүдә катнашкан. Дан, Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл йолдыз орденнары кавалеры. Тыныч вакытта “Элекон” заводында мастер булып хезмәт куйган, космик сәнәгать өчен радиоаппаратура  җитештергән.

Аллаһы Тәгалә Гали абыйга Үзенең рәхмәт-шәфкатен насыйп итсен, гөнаһларын ярлыкасын һәм оҗмах белән бүләкләсен иде. Әмин.

إنا لله وإنا إليه راجعون
“Без Аллаһыдан килгәнбез һәм Аллаһыга кайтачакбыз”.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана