«Минбар» журналында Камил хәзрәт Сәмигуллинның фәнни мәкаләсе дөнья күрде

21 июль 2022 ел 16:54
«Минбар» журналында Камил хәзрәт Сәмигуллинның фәнни мәкаләсе дөнья күрде

Абруйлы «Минбар» ислам журналында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Җәһәннәмнең мәңгелеге мәсьәләсенә сөнни дин галимнәренең карашы» дигән яңа фәнни мәкаләсе дөнья күрде. Мәкалә бүгенге көндә актуаль булган дини проблемага, аерым алганда, Тәмугның чиксезлеге турындагы мәсьәләгә багышлана.

Һәр чорда да Җәһәннәмнең кайчан да бер бетәчәген белдергән дин галимнәре булган. Алар Тәмуг газапларының тәмамланачагын, ә Җәһәннәм әһелләренең гафу ителәчәген һәм котылачагын, яисә Җәһәннәмнең үзе белән бергә юкка чыгарылачагын хәбәр иткән. Мондый карашлар аңарчы яшәгән мөселман теологларының бер фикердә булуына (иҗмаг) каршы килә.

Мәкаләдә дин галимнәренең, шул исәптән, Россиядә эшчәнлек алып баручыларының да,  бу темага багышланган аерым чыганакларына күзәтү тәкъдим ителә. Шулай ук сөнниләр тоткан исламның Җәһәннәм һәм андагы җәзаның чиксезлеге мәсьәләсенә карата теологик характердагы кайбер аңлатмалар бирелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана