Әлмәттә мини-футбол буенча республикакүләм турнир узды

25 июль 2022 ел 10:59
Әлмәттә мини-футбол буенча республикакүләм турнир узды

23нче июльдә “Алнас” стадионының футбол кырында Әлмәт мөхтәсибәтенең күчмә кубогына мини-футбол буенча ачык республикакүләм турнир узды. Икенче ел рәттән узучы ярышларда Зәй, Түбән Кама, Арча, Байлар Сабасы, Кама Аланы, Баулыдан һәм Әлмәттән ике команда катнашты.

Чараны ачып, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин турнирның максаты – мөселманнарны спортка тарту һәм футболны популярлаштыру гына түгел, ә иң мөһиме – республиканың мөселман яшьләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм аларны берләштерү, дип билгеләп үтте.

– Ислам дине спортка зур игътибар бирә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ вакытында сәхабәләр төрле ярышларда үзара көч сынашканнар. Шуңа күрә Әлмәт мөхтәсибәте мондый спорт ярышларын үткәрүне дәвам итәчәк. Катнашучыларга бер-береңә зыян салмыйча матур, гадел уен телим, – дип билгеләп үтте Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин үз чыгышында. Шулай ук ул Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенә һәм иганәчеләргә масштаблы чараны үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәтен белдерде.

Эссе һава торышына карамастан, командалар лаеклы җиңү өчен көрәштеләр, аларның күбесе ярышларга берничә ай элек үк әзерләнә башлаган иде.

Нәтиҗәдә, турнирда Әлмәтнең беренче командасы җиңү яулады, икенче урында – Түбән Кама командасы, өченче урынны – Байлар Сабасы командасы һәм дүртенче урынны Әлмәтнең икенче командасы алды. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар, акчалата бүләкләр һәм кубоклар белән билгеләп үтелде. Шулай ук Әлмәт мөхтәсибәтенең Рәхмәт хаты белән шәһәр стадионы җитәкчелеге бүләкләнде.

Чара тәмамланганнан соң, ярышларда катнашучылар бергәләп җәмәгать белән өйлә намазын укыды һәм Урсалы мәчетендә чәй өстәлендә аралашуларын дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана