Камил хәзрәт Волгоград мөфтие белән күреште

26 июль 2022 ел 13:20
Камил хәзрәт Волгоград мөфтие белән күреште

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 27нче көнендә (26нчы июльдә), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Волгоград өлкәсе мөфтие Ильяс хәзрәт Биктимеров белән эшлекле очрашу үткәрде. Җитәкчеләр үзара хезмәттәшлек, ислам мәгарифен үстерү, дини мирасны саклауның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты. Татарстан мөфтие кунакны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә алып барылган төзекләндерү эшләре һәм уку-укыту өчен тудырылган шартлар белән таныштырды. Волгоградта 16 елдан артык мөфти булып эшләүче Ильяс хәзрәт исә төбәктә татар милләтенең яшәеше һәм мөселман оешмалары, дин кардәшләребез белән алып барылган эшчәнлек, борынгы мәчет, татар халкы мәдәниятен саклау юлында куелган хезмәтләр белән таныштырды. Үз чиратында, Волгоград мөфтие ел саен татар дин әһелләре форумында катнашуын белдереп, Татарстан Президентына, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Өлкәдә татар телен яхшы белүче һәм әзерлекле имамнарга ихтыяҗ зур булуын белдереп, ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең көндезге бүлегенә шәкерт тәкъдим итте, биш ел дәвамында аның уңышлы белем алуын теләде.

Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакны Нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында басылган яңа китапларын бүләк итеп сөендерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана