Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

26 июль 2022 ел 18:00
Татарстан мөфтие халыкны кабул итте

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 27нче көнендә (26нчы июльдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Кол Шәриф” мәчетендә халыкны кабул итү көнен уздырды.

Ике сәгать дәвамында мөфти белән шәхсән очрашуга алдан язылып төрле яшьтәге, төрле һөнәр кешеләре килде. Алар арасында эшмәкәрләр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, гап-гади мәхәллә кешеләре бар иде. Очрашуда катнашучылар Камил хәзрәткә шәхси үтенеч-гозерләрен ирештерде, дини сорауларын бирде. Язылып килүчеләр мөфтидән ислам динендә гаилә хокукы мәсьәләләре буенча консультацияләр алды, мөселман мәктәпләре буенча кызыксынды, белем алу, мөселман бәйрәмнәрен оештыру тәртипләрен сорашты. Шулай ук дин кардәшләребез арасында яңа төзелүче мәчетләргә ярдәм күрсәтергә теләүчеләр бар иде. Очрашуда яңгыраган һәрбер сорау һәм тәкъдим җентекләп өйрәнү өчен Нәзарәт һәм аның карамагында эшләүче оешмаларның җаваплы вәкилләренә тапшырылды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мөфтинең халык белән очрашулары атна саен үткәрелә. Язылу өчен телефон: +7 (843) 237-94-53.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана