Казанның мохтаҗ гаиләләре азык-төлек белән тәэмин ителде

28 июль 2022 ел 16:44
Казанның мохтаҗ гаиләләре азык-төлек белән тәэмин ителде

Бүген, изге Зөлхиҗҗә аеның 29нчы көнендә (28нчы июльдә), Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды 50 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары таратты. Хәйрия фондыннан әлеге ярдәмне бер ялгызы балалар үстерүче аналар, күп балалы гаиләләр, ялгыз пенсионерлар, авыру мохтаҗлар, инвалид бала тәрбияләүчеләр алды. Азык-төлек җыелмасында он, ярмалар, көнбагыш мае, шикәр, тушенка, макарон һәм чәй бар.

Фонд тарафыннан азык-төлек җыелмалары дин кардәшләребез күрсәткән сәдакалар, битараф булмаган кешеләрнең матди ярдәмнәре белән әзерләнде. Мохтаҗларны һәм инвалидларны сөендерү алдагы атналарда да дәвам итәчәк. Быел 7 ай эчендә мохтаҗларга барлыгы 952 шундый җыелма таратылды.

Бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Сбербанк картасына 2202 2021 3911 9295 (Зиля Ириковна И. – “Зәкят” фонды хезмәткәре) акча җибәрә аласыз.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә сезнең изге эшләрегезне кабуллардан кылсын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана