Чистай мөхтәсибәтендә мәетханә төзү эшләре башланды

28 июль 2022 ел 17:29
Чистай мөхтәсибәтендә мәетханә төзү эшләре башланды

Зөлхиҗҗә аеның 23нче көнендә Чистай мөхтәсибәтенең “Нур” мәчете янәшәсендә мәетханә төзелеше башланып китте. Әлеге корылмага нигез ташы салу тантанасына Чистай шәһәренең барлык мәчетләреннән имамнар җыелды. Район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай мөхтәсибәтендә бердәнбер булган мәетханәнең бүгенге көн таләпләрен исәпкә алып, халык соравы буенча төзелүен билгеләп үтте. Аннары ул Коръән укып, дога кылды. Мәетханәне 2023 ел башына кулланылышка тапшыру көтелә, аның якынча мәйданы 300 квадрат метрны тәшкил итә. Мәетханә Вахит урамы, 43нче йорт адресы буенча урнашкан.

“Күп кенә кешеләр якыннары вафат булгач, югалып калалар яки үлгән кеше ялгыз яшәгән була һәм аның туганнарына мәетне тиешенчә соңгы юлга озату авырга килә. Шуңа күрә шәригать кушканча итеп кешене соңгы юлга озату өчен махсус урын булдыру бу авырлыкларны бераз киметер иде. Әлеге мәетханәдә мәрхүмне юу, кәфенлеккә төрү, җеназа намазы укып озату мөмкинлекләре тудырылачак”, – дип ассызыклап үтте Чистай мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана