Арчада Г.Тукай ис. рухи-мәгърифәт үзәге ачылды

29 июль 2022 ел 17:26
Арчада Г.Тукай ис. рухи-мәгърифәт үзәге ачылды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 30нчы көнендә (29нчы июльдә), Арча мөхтәсибәтендә республика күләмендә зур тарихи вакыйга – Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге үз ишекләрен ачып җибәрде. Әлеге зур чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үтте. Аның һиҗри календарь буенча яңа ел башына туры китереп – изге мөхәррәм ае алдыннан узуы да нур өстенә нур булып торды.

Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгенә 2021нче елнын 21нче июнендә нигез салынган иде һәм ул бер ел дигәндә сафка басты. Ул Арча шәһәре Галактионов урамы, 38Б адресы буенча урнашкан. Өч катлы үзәктә өч уку классы, бер конференц-зал, шулай ук ашханә, китапханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр урын алган, бинаның гомуми мәйданы – 800 квадрат метр. Бүлмәләр барлык кирәкле заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Үзәктә 1нче октябрьдән мәчет каршындагы курслар эшли башлаячак. Рухи-мәгърифәт үзәгенә килеп, берьюлы 80 кеше укый алачак. Биредә ислам нигезләре буенча 7 укытучы дәрес бирәчәк.

Арча районы мөхтәсибәте дә Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге бинасында урнашачак. Конференц-залда имамнар җыелышы, исем кушу һәм никах мәҗлесләре үткәрү мөмкинлеге каралган. Ашханәдә исә Рамазан ае дәверендә дин кардәшләребез өчен ифтарлар оештырылачак, биредә берьюлы 100 кеше авыз ача ала.

Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин билгеләп үткәнчә, әлеге бинада күпләгән социаль проектларны тормышка ашыру мөмкин булачак. Хәзерге вакытта үзәктә 27 бала Коръән ятлый.

Бүгенге көндә Арча мөхтәсибәте республикабызда 93 мәчете булган иң зур мөхтәсибәт булып тора. Арча шәһәрендә – 5, авылларда 88 мәчет эшли. Мөхтәсибәттә 83 имам һәм 150 укытучы Ислам нигезләрен укыта. Район күләмендә алганда, мәчет каршындагы курсларда укучыларның гомуми саны 1600 кеше, шуның 400е – балалар.

Мәгърифәт үзәге ачылу тантанасында сәламләү һәм тәбрикләү сүзләрен Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР Президенты Администрациясенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин, Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, иганәчеләр, төзүчеләр җиткерде.

Көтеп алынган күркәм тантана Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов тарафыннан Коръән уку белән ачылды, аннары Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды. 

Алга таба Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән рухи-мәгърифәт үзәге төзелешендә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аны төзетүче төп иганәчеләрне – Рөстәм Наил улы Сабировны һәм Рафаэль Әдһәм улы Муллагалиевны Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде. Әлеге бүләк милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, Исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлек өчен тапшырылды. Моннан тыш, Диния Нәзарәтенең рәхмәт хатларын 30га якын спонсор, меценат, төзүче алды. Үзенең тәбрикләү чыгышында Равил хәзрәт рухи-мәгърифәт үзәген гыйлем бирүче, халкыбызга юл күрсәтүче, гореф-гадәтләрне, телне саклый торган, динебезне өйрәнә торган урын булса иде дип теләкләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана