Камил хәзрәт Татарстан Президенты исеменнән Кырым мөфтиен юбилее белән котлады

30 июль 2022 ел 18:40
Камил хәзрәт Татарстан Президенты исеменнән Кырым мөфтиен юбилее белән котлады

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш визиты белән Кырымда булды. Ул Кырым татарлары мөфтие Әмирали хаҗи Аблаев чакыруы буенча, Симферопольдә мөхтәрәм мөфтинең 60 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылган чараларда катнашты.

Симферопольнең Концерт залларының берсендә Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов катнашында кичә узды. Әмирали хаҗины котлауларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды, ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин аша изге теләкләрен юллаган иде.

Мөфти хәзрәт тантаналы юбилей кичәсе барышында Әмирали хаҗига Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм аны үз исеменнән котлады.

– Күпьеллык ару-талуны белмәс эшчәнлегегез Кырымда ата-бабаларыбызның бай рухи мирасын, ислам традицияләрен һәм дини мәгарифне саклауга сизелерлек өлеш кертә, ә сез үзегез илебезнең мөселман җәмәгатьчелегендә зур абруй казандыгыз, – дип, Камил хәзрәт Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды һәм үзеннән Әмирали хаҗины тугандаш кырымтатар халкының рухи лидеры дип атады, аңа барлык изге ниятләрендә, эшләрендә һәм башлангычларында уңышлар теләде.

Шулай ук кичә барышында катнашучыларга Кырым мөфтие Әмирали хаҗи Аблаевка багышланган документаль фильм күрсәттеләр.

Юбилей чаралары кунаклары Кырым мөфтие белән бергә борынгы “Хан Җәмигъ” мәчетендә җомга намазында да катнашты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана