Мөфти шәйх Абдурразак Әс-Сәгъди белән күреште

01 август 2022 ел 13:31
Мөфти шәйх Абдурразак Әс-Сәгъди белән күреште

Бүген, Мөхәррәм аеның 3нче көнендә (1нче августта), мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә гарәп филологиясе һәм ислам фәннәре профессоры, Иордания ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе мөгаллиме, шәйх Абдурразак Әс-Сәгъди белән очрашты. Мөхтәрәм кунак БИАда узучы җәйге мәктәптә катнашучыларга лекция укырга килүен, абитуриентларның әзерлеген бәяләп, гарәп телен белү дәрәҗәсе елдан-ел арта баруын билгеләп үтте.

Шәйх юл уңае белән, Татарстанга сәфәре барышында Казанга тукталуын, мөфти Камил хәзрәт белән күрешеп аралашырга һәрвакыт шат булуын, мөселман өммәте яшәеше, Нәзарәт эшчәнлеге, яшь белгечләр әзерләү һ.б. мәсьәләләр буенча аралашырга, киңәшләрен бирергә әзер булуын белдерде. Очрашуда сүз Болгар ислам академиясен, Казан шәһәре мәчетләрен үстерү, мөселман мәгарифе үзәкләренә белгечләр әзерләү, Нәзарәт тарафыннан яңартылган “Казан басмасы”н, Коръән-хафизлар, ун кыйраәт буенча белгечләр әзерләү буенча сөйләшү узды.

Шәйх Болгар ислам академиясенә укырга керергә теләүчеләрнең күплегенә сөенүен, дини белемнәр алуның дәрәҗәсе бу дөньяда да, ахирәттә дә зур булуын билгеләп үтте.

Ул Татарстан мөфтиенә ачык, ярдәмчел, һәрвакыт аралашуга әзер булганы өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек корырга әзер булуын белдерде.

Мөфти хәзрәт мөхтәрәм шәйхка Коръәннең репринт “Казан басмасы”н бүләк итте. “Казан басма” тарихи нөсхәсе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантана кунакларына тапшыру өчен бастырылган иде. Әлеге бүләк татар өммәтенең иң олы казанышы, мөселман мәдәниятен үстерүгә керткән иң саллы өлеше турында искә төшереп торачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана