Татарстан Президенты Бөтендөнья татар конгрессы съездында: “Беренче чиратта – гаилә, икенчесе – динебез”

02 август 2022 ел 15:15
Татарстан Президенты Бөтендөнья татар конгрессы съездында: “Беренче чиратта – гаилә, икенчесе – динебез”

Бүген, Мөхәррәм аеның 4нче көнендә (2нче августта), “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездының пленар утырышы узды. Аның эшендә Россия Федерациясенең 75 төбәгеннән һәм 35 якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык делегат һәм шәрәфле кунак катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган съездга татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче иҗтимагый оешмалар, фән, мәгариф, спорт һәм сәнгать, дәүләт ведомстволары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, эре предприятие җитәкчеләре һәм меценатлар килгән иде.

Пленар утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. катнашында үтте. Татар милләте тормышында зур, әһәмиятле булган чарага шәрәфле кунак буларак Россиянең үзәк мөселман дини оешмалары җитәкчеләре, мөфтиләр – Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Әлбир хәзрәт Крганов, Нәфигулла хәзрәт Аширов килде.

– Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен күрсәткән хезмәтләрегез өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт. Беренче чиратта – гаилә, икенчесе – динебез. Без ел саен дин әһелләрен җыябыз. Һәрбер мәчет ул – барып намаз укый торган урын гына түгел, белем бирү, гореф-гадәтләрне саклау урыны да булырга тиеш. Без бөтен чараларны да кулланырга тиеш. 1100 ел элек безнең ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән. 1100 еллыкны бәйрәм итү РФ Президенты В.В.Путин күрсәтмәсе белән эшләнде. Ул безгә карата мөнәсәбәтне күрсәтә, – дип ассызыклап үтте үзенең чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Пленар утырыш барышында Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының яңа составы расланды, БТК Милли Шура рәисе, аның урынбасарлары, БТК Башкарма комитеты рәисе һәм президиумы сайланды. Әйтергә кирәк, Бөтендөнья татар конгрессы президиумы составына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды, ә Милли шурасының 75 кешедән торган яңа составында Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин бар.

Утырыш Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм резолюция кабул итү белән төгәлләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана