Мөфти доктор Хәмдаллаһ Хафиз Ибраһим белән очрашты

03 август 2022 ел 10:47
Мөфти доктор Хәмдаллаһ Хафиз Ибраһим белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 5 көнендә (3 августта), Диния Нәзарәтендә педагогика фәннәре докторы, әл-Әзхар университетын тәмамлаучыларның Лигасы каршында фән һәм мәгариф Департаменты җитәкчесе, ислам фикһы һәм гакыйдәсе буенча әйдәп баручы белгеч (Каһирә, Мисыр) Хәмдаллаһ Хафиз Ибраһим килде. Аны үзендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.

Доктор Хәмдаллаһ Хафиз Ибраһим Татарстанга Диния Нәзарәте чакыруы буенча Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгына багышланган Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында төп спикер буларак килде. Атна дәвамында ул Россиянең төрле почмакларыннан килгән мөселман яшьләре җыенында форумның төп лекцияләрен – “Мөселман шәхесе” дип исемләнгән һәм хәзерге заман дин кардәшләребезнең җәмгыять һәм Аллаһ белән мөнәсәбәтләрен чагылдырган дәресләр уздырды. Камил хәзрәт белән бүгенге очрашуында ул Форумнан алган тәэсирләре белән уртаклашты, аның югары оештыру дәрәҗәсен билгеләп хтте һәм аны чакырганы, Россиянең мөселман яшьләре белән аралашу мөмкинлеген биргәне өчен аңа рәхмәтләрен белдерде.

Камил хәзрәт тә җавап итеп кунакка чакыруны кабул итеп килгәне өчен рәхмәтен әйтте һәм нәзарәтнең төп эш юнәлешләре һәм соңгы казанышлары белән таныштырды. Очрашу истәлеге итеп ул аңа “Хозур” Нәшрият йортында бастырылып чыккан китаплар бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана