“Зәкят” фонды балаларны көймәдә йөздерде

04 август 2022 ел 14:39
“Зәкят” фонды балаларны көймәдә йөздерде

Мөхәррәм аеның 5нче көнендә (3нче августта), Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды күпбалалы һәм мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен оештырылган рухи-сәламәтләндерү курслары кысаларында табигать кочагында ял итү чарасы оештырды. 17 бала әти-әниләре һәм фонд хезмәткәрләре белән бергәлектә, Кабан күлендә көймәләрдә йөзәргә чыкты. Әлеге көнне алар көтеп алды: дини дәресләр алганнан соң, башны ял иттерү, табигатькә һәм шәһәр күренешләренә хозурланып, сокланып кайту курслар үтү дәверендә иң истә калырлык ял булды. Оештыручылар куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып узды, һәр кешегә жилетлар кидерде, аннары күл буйлап сәяхәт ясалды.

Рухи-сәламәтләндерү курслары 1-12 август көннәрендә уза. Ул быел беренче тапкыр күпбалалы һәм азкеремле гаиләләрнең үтенечен исәпкә алып оештырылды. Курсларга көн саен иртәнге 9дан көндезге 3кә кадәр (9.00-15.00) 20гә якын бала йөри. Фонд хезмәткәрләре бай программа әзерләде: балаларга ислам дине нигезләрен өйрәнү, рухи-әхлакый үсеш, каратэ, төрле мастер-классларда катнашу өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылды. Моннан тыш, төрледән-төрле экскурсияләр, сәяхәтләр, спорт һәм ял итү чаралары каралган. Иртәнге күнегүләр, аш-су серләренә төшенү, рәсем ясау һәм иҗат бәйгеләре, табигать кочагында ял итү, көймәдә йөзү – болар һәммәсе дә балаларның күңелендә матур хатирә, истәлек булып калачак.

“Зәкят” хәйрия фонды балаларның ялын оештыруда катнашучыларга, изге гамәл-эшләрне тормышка ашыруда үзләреннән өлеш кертүчеләргә рәхмәтләрен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана