Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте “Мусаллә” хәйрия акциясен башлап җибәрде

15 август 2022 ел 11:44
Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте “Мусаллә” хәйрия акциясен башлап җибәрде

Әлеге проект дин кардәшләребең ихтыяҗларыннан чыгып, намаз уку бүлмәләрен ачуга юнәлдерелгән. Тыныч урын намаз уку өчен генә түгел, әни белән бала өчен дә уңайлы булачак.

“Әнсар” хәйрия фонды белән хезмәттәшлектә Әлмәт мөхтәсибәте Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында намаз уку бүлмәсен ачып өлгерде инде. Киләсе адым – автовокзал янында намаз уку бүлмәсен ачуга әзерлек. Юлчылар һәм җирле халык Р.Фәхретдин ур., 41нче йорт адресы буенча урнашкан «Заходи» кием-салым кибете җитәкчелеге биргән урында («Находка» кибете бинасында) намаз укый ала.

Намаз уку бүлмәләренә ихтыяҗ булган урыннар халыкны сораштыру үткәреп билгеләнде. Мисал өчен, андый урыннар арасында медицина учреждениеләре керә.

Мөхтәсибәт бу эштә катнашучы хәйриячеләргә һәм оешмаларга ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтебезне белдерә.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана