Айдар Шаһимәрданов Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде

16 август 2022 ел 11:59
Айдар Шаһимәрданов Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләнде

Узган ял көннәрендә мөселман бизнесменнары РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең 10 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан Казанда ассоциациянең PrivateClub әгъзаларының традицион айлык очрашуы форматында бәйрәм чарасы узды: Россия Ислам бизнесының 100дән артык әйдәп баручы вәкиле, шулай ук дәүләт эшлеклеләре һәм дин әһелләре җыелды.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе эшчәнлеге ислам мәгарифенә, мәчетләргә, мөселман инфраструктурасын үстерүгә, шулай ук халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм итү буенча күпсанлы хәйрия башлангычлары белән киң танылу алды. Бәйрәм чарасында оешманың төп юнәлеше турында аның президенты Айдар Шаһимәрданов сөйләп узды:

– Бүген без 1917 елгы революциягә кадәр бабаларыбыз төзегән мәчетләрне, мәдрәсәләрне, хастаханәләрне һәм башка биналарны күреп беләбез. Ә без нәрсәләр төзедек?.. Безнең барлык чаралар да бер максатка хезмәт итә – Ислам инфраструктурасы булдыру өчен мөселман эшмәкәрләрен бергә туплау”, – дип ассызыклады ул.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм аның җитәкчесе исеменә кунаклар тарафыннан җылы сүзләр әйтелде, рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай итеп, иң мактаулы бүләкләр арасында – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты бар иде. Моннан тыш, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдановка 50 яшьлек юбилее һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең 10 еллыгы уңаеннан республикада милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, Исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлек өчен “Бердәмлек” медале тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана