Мәчкәрә укуларында катнашучылар тарихи Мәчкәрә мәчетендә төзекләндерү эшләре барышын карады

17 август 2022 ел 12:32
Мәчкәрә укуларында катнашучылар тарихи Мәчкәрә мәчетендә төзекләндерү эшләре барышын карады

Бүген, мөхәррәм аеның 19 нчы көнендә (17 августта) Кукмара районының Мәчкәрә авылында “V Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан Татарстанның Кукмара мөхтәсибәте һәм Кукмара районы Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелә. 

Фәнни җыен башланганчы, кунаклар өчен төбәкнең үзенчәлекләре һәм ташъязма мәдәни мирасы белән таныштыру чаралары, экскурсияләр оештырылды: бай тарихи дини мираска ия булган Мәчкәрә авылының иске зиратында сакланучы кабер ташларын, төзекләндерү эшләре башланган борынгы Беренче Җәмигъ мәчетен күрсәттеләр, Мәчкәрә мәктәп-интернаты музее эшчәнлеге белән таныштырдылар, җирле халык, кул эшләре осталары, имамнар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән аралашу булды.

2022 нче елның 18 мартында мәдәни мирас объекты булып саналган Беренче Җәмигъ мәчеттә Татарстан мөфтияте һәм ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты тарафыннан рәсми рәвештә реставрация эшләренә старт бирелгән иде. Төзекләндерү эшләрен алып бару өчен “Бергәләп саклыйк!” акциясе кысаларында акча җыю да оештырылды. Мәчкәрә авылының тарихи мәчете бары тик иганә акчалары хисабына торгызыла.

Бүген тарихи мәчеттә алып барылган төзекләндерү эшләре белән ТР Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара районы Аксакаллар шурасы җитәкчесе, Мәчкәрә авылы имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыпов, Россия төбәкләреннән килгән имамнар һ.б. танышты. Алар Җәмигъ мәчеттә ике рәкәгать нәфел намазы, Коръән аятьләре укып, Аллаһтан мәчетне торгызуда ярдәм бирүен сорап, дога кылды. Язын реставрация башланып киткәннән бирле мәчетнең беренче катыннан 20 КАМАЗ балчык чыгарылган, стеналар һәм идәннәр тимер арматура белән ныгытылган. 

Моннан тыш, җыенда катнашучылар, Мәчкәрәнең борынгы зиратында булып, Коръән укып дога кылды. Бүгенге көндә Мәчкәрә авылы зиратында 33 ташъязма истәлек саклана. Татар тарихында мәгърифәт үзәге буларак абруйлы урын тоткан авылны саклау һәм зираттагы ташларны карап тору буенча Кукмара мөхтәсибәтенең Аксакаллар шурасы рәисе, Мәчкәрә авылы имамы Мөнир хәзрәт Йосыпов зур хезмәт башкара. Бүген җыенда катнашучыларны ул шушы эшчәнлек белән таныштырды. Тарихи ташларны өйрәнүдә, торгызуда һәм саклап калудагы ярдәмнәре өчен Татарстан мөфтие  Камил хәзрәт Сәмигуллинга, Казан мэры Илсур Метшинга, ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиевка, тарихчы Раиф Мәрдановка һәм башка фидакарь затларга рәхмәт белдерде. Борынгы ташларда Мәчкәрә авылына нигез салган Ишмән картның дәвамчылары Үтәмешевлар нәселе (Габдулла Габдессәлам улы, Муса Габдулла улы, Мостафа Муса улы, Исхак Муса улы, Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы һ.б., аларның хәләл җефетләре, балалары), тарих һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрендә телгә алынган мөдәррисләр, мәшһүр затларга (Габдулла Яхъя улы Чиртуши, Мөхлисулла Максуд улы Каргалый) бәйле мәгълүмат теркәлгән. Әлеге зираттагы ташъязма истәлекләр турында тәфсилле мәгълүмат IV Мәчкәрә укуларына багышлап чыгарылган җыентыкта урын алган.

Революциягә кадәр Мәчкәрә авылы Россиядә иң зур мөселман мәгарифе учакларының берсе булган. Мәчкәрә тарихы 1678 елдан ук билгеле. 1791-1793 елларда биредә 1 гильдия сәүдәгәре Габдулла Үтәмешов акчасына таш мәчет салына. Бүген ул Екатерина II указыннан соң салынган Татарстанда иң борынгы таш мәчетләр санына кертелә. Мәчкәрә мәчете безнең көннәргә кадәр кулдан язылган бизәкләре белән сакланып калган, татар мәдәнияте архитектурасына караган уникаль һәйкәл булып тора. Мәчкәрә мәчетенең мәдрәсәсе дә була. Анда шәкертләрне атаклы дин әһелләре укыткан: Габденнасыйр Курсави, Баһаветдин Мәрҗани (Ш.Мәрҗанинең әтисе), Хәйрулла Госманов (“Госмания” мәдрәсәсенә нигез салучы) һ.б.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана